erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урланган матурлык

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен рәхәтләнеп тыңлыйсың. Ул аларны тормыштагы мисаллар белән беркетеп сөйли.

– Бервакытны бер авылдаш бал сорап кергән иде, – дип сөйләде ул бер очрашуда. – Суыткычтан банка белән балны алып бирдем. “Әй, улым, ул соңгы банка иде, – диде әни теге кеше чыгып киткәч”. “Әни, борчылма, Аллаһы Тәгалә насыйп әйберне бирә ул”, – дидем.

Икенче көнне капка төбенә бер яхшы машина килеп туктый. Күрше районнарның берсеннән килгән ир-егет бер бидон күтәреп керә. “Менә Җәлил абый сезгә бер бидон бал бирермен, дип нәзер әйткән идем, шуны китердем”, – ди.

Пенсиядәге бер укытучыга шактый суммадагы акча килеп төшә. Бик аптырый бу. Бераздан килгән хат әлеге табышмакка  ачыклык кертә. Элеккеге укучыларның берсе язган була аны. “Мин бервакыт Сезнең янга килеп акча сораган идем, ул вакытта  оялганнарым, авыр хәлле гаиләдә үстем бит. Сез берсүзсез ул акчаны бирдегез, мин мөмкинлек булу белән аны кире кайтарырга сүз бирдем. Менә андый мөмкинлек туды. Мин Сезне гомерем буе онытмамын!”

Күп еллар узгач та яхшылык онытылмый. Әлеге егет әҗәтен бише белән кайтара.

Быел язгы якта иртән эшкә килгәндә мине өлкән яшьтәге бер танышым каршы алды. “Сезне көтә идем”, – ди. “Әйдәгез, бүлмәгә менәбез”, – дим. “Юк, анда менеп тормабыз. Мин сезгә бер капчык симәнке алып килдем, андый мөмкинлегем бар. Сезнең кошлар яратканыгызны, аларны кыш буе ашатып чыкканыгызны беләм. Кошлар яраткан кеше начар кеше була алмый”, – ди.

Моңарчы мин симәнкене гел базардан алып килдем. Аңа киткән акчаны исәпкә дә алган юк. Кошларны ашатуны сәдака бирүгә дә тиңлиләр бит.

Әлеге симәнкене кошларга биргәндә (киләсе кышка да җитәрлек) бу изге күңелле кешене дә искә алам.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әйе, нинди генә кешеләр юк бу дөньяда! Кызганыч, күңелсез мисаллар да очрый.

Шушы көннәрдә генә тагын бер танышым сөйләп утырды. Халык яратып су ала торган чишмәгә савытлар белән гөлләр илтеп куйган булганнар. Килгән-киткән карап соклансын дип. Кайсыларыдыр шул матурлыкка кул сузган, алып ук киткәннәр, хәзер шул урланган матурлыкка сокланып утыралармы икән?

Редакциядә эшли башлаган елларның берсендә авыл клубы мөдире Яңа ел бәйрәмен үткәрергә бүләкләр алып кайта алмассыңмы, дигән үтенеч әйтте. Ничек каршы киләсең инде, ул еллар өчен шактый булган акчасын да бирде.

Вакыт табып кибетләргә кереп җыйдым бүләкләрне. Кайту уңаеннан ипи кибетенә кердем, анда чират иде, кеше арасына кысылып әйбер күтәреп торып булмый инде, сумканы бер кырыйда торган буш өстәлгә куйдым.

Чиратым җитеп ипине алып чыкканда өстәл өсте буш иде инде. Кемдер эләктергән сумканы. Икенче көнне акча юллап тагын җыйдым бүләкләрне. Шулай итеп Яңа ел бүләкләре миңа шактый кыйммәткә төште.

Бервакыт безнең әни авылыбыз кибетеннән киез итекләр сатып алган. Өйгә кайткач карасалар – бер итекнең эче тулы акча! Кибетче аулаграк урынга яшерим дип сатудан кергән акчаларны итек эченә салып барган икән. Акчаны китереп биргәч бик куанган инде, ул әлеге вакыйганы озак еллар узгач та сөйли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X