erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Васыять калдырмаган очракта мирас закон буенча варисларына күчә

Милке: йорты, фатиры, җир кишәрлеге, автомобиле, тупланган акчасы һ.б. булган һәр гражданин үзе исән вакытта алар белән теләгәнчә эш итәргә хокуклы. Кайбер гражданнар шушы максат белән васыять язалар һәм алар үлгән очракта милекләре васыять буенча варисларына күчә.

Әмма, еш кына, мирас калдыручы васыять калдырмый, андый очракта мирас закон буенча варисларына күчә һәм моңа балалары, ире яки хатыны һәм вафат булучының әти-әнисе хокуклы.

Варислыкның үрнәк тәртибе  гади, варислар мирас калдыручы үлгәннән соң 6 ай дәвамында варислык милкен кабул итү турында гариза бирү өчен нотариуска мөрәҗәгать итәләр. Әмма һәрвакытта да алай булмый.

Мирас эшләренең үзенчәлекләре күп. Шуларның кайберләренә тукталып үтик.

Мирасны рәсмиләштергәндә түбәндәге очракларда судка мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Варис мирасны кабул итү турында 6 ай эчендә нотариуска мөрәҗәгать  итмәгән, ә фактта  инде ул мирас калдыручының йортында яши, җир кишәрлеген эшкәртә, коммуналь хезмәтләр, иминият өчен түли һ.б. Мондый очракта вариска мирасны кабул итү фактын билгеләү турында судка гариза язарга кирәк була. Яки мирасны кабул итү өчен срокны яңарту турында эзләү гаризасы язарга.

Варис һәм үлгән мирас калдыручы арасында туганлык мөнәсәбәтләре факты ачыкланмаган (мәсәлән, варисның фамилиясе, исеме, әтисенең исемендә хаталар бар, ЗАГС бүлеге таныклыкка үзгәрешләр кертүдән баш тарткан). Бу очракта да яшәү урыны буенча судка мөрәҗәгать итәргә кирәк була.

Милекнең үлгән мирас калдыручыныкы икәнлеге ачыкланмаган (үлгән кешенең фамилиясе, исеме, атасының исемендә хаталар бар).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үлгән мирас калдыручы милектән теркәмичә генә файдаланган (мәсәлән, яшәгән өен рәсмиләштермәгән).

Үлгән мирас калдыручы васыятьне авыл Советында төзегән, әмма нотариус аны мирас кабул итү өчен нигез дип санамый, чөнки аны нотариус расламаган.

Суд гражданнар үзләренең бозылган хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны сорап мөрәҗәгать итә торган соңгы инстанция булып тора. Суд карары барлык дәүләт власте, җирле үзидарә органнары, җәмәгать берләшмәләре, дәүләт хезмәтендәге кешеләр, гражданнар оешмалар өчен мәҗбүри һәм Россия Федерациясенең барлык территориясендә берсүзсез үтәлергә тиеш.

Гражданнар судның гадел хөкемне якларның тигез хокукы принципларында башкарып, гражданнарның, оешмаларның һәм башка затларның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны үзенең максаты итеп куюына ышана алалар.

Анна Крайнова,

Арча район суды судья ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X