erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Заманнан артта калырга ярамый

Бәйрәмнәр алдыннан районыбызда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов булып китте.

Район башлыгы Илшат Нуриев белән алар “Яңарыш”, “Кырлай” ширкәтләрендә яңа төзелгән сөтчелек комплексларында булдылар.

Район башлыгы терлекчелектә эшләүче алдынгыларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Алар арасында “Яңарыш” ширкәтеннән сыер савучылар Раушания Маликова, Ания Таһирова, ветеринария табибы Евгений Батманов, “Кырлай” ширкәтеннән сыер савучы Рәдифә Исмәгыйлева, бозау караучы Гүзәлия Рәхимова, терлекче Рауза Закирова бар.

Заманча технологияләр кертмичә бүген терлек-челектә алга китеп булмый. Моның шулай икәнлеген безнең район хуҗалыклары мисалында да ачык күрергә була. “Яңарыш” ширкәтендә дүрт айда сөтне узган елның шул чорына караганда 5 тонна 200 килограммга  (үсеш 35 процент) күбрәк саудылар.

“Северный”, “Кызыл Яр”, “Ашыт”, “Игенче”, “Кырлай”, “Кишет” ширкәтләре яңа технологияләр кертү буенча әйбәт эшлиләр. “Заря” ширкәте дә шул юнәлештә актив эш алып бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Северный”, “Ватан”, “Кырлай”, “Яңарыш” ширкәтләрендә азык үзәкләре төзү үзен бик тиз аклады, азык тулы кыйммәтле итеп әзерләнә, әрәм-шәрәм ителми.

“Северный” ширкәтендә быел зур проект тормышка ашырыла башлый, биредә 6 мең баш терлеккә исәпләнгән комплекс төзеләчәк. Узган ел җир эшләре башкарылган иде, азык үзәге өчен 150 млн сумлык җиһазлар кайтарылды. Быел 10 траншея, азык үзәген төзеп сафка

бастырырга исәплиләр.

11 майда район буенча бер сыердан уртача 19,3 килограмм сөт савылды. Бу узган елның шул көнендәгедән 2,7 килограммга артыграк. “Северный” ширкәтендә уртача савым – 25, “Яңарыш”, “Аю” ширкәтләрендә 22 килограммнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X