erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

10 сыйныфка барыргамы – юкмы?

9 сыйныфта укыганда уйланабыз: 10нчы сыйныфка барыргамы, әллә мәктәптән китеп, берәр көллияткә укырга керергәме?

Әти-әниләр дә борчыла: ничек итеп баланы каядыр укырга чыгарып җибәрергә кирәк, балалар гына бит әле! 

10нчы сыйныфка калдырсаң, ыштан туздырып йөрү генә булырмы икән?! Алда – дәүләт имтиханнары. Мәсьәлә җиңелләрдән түгел.

Мәктәптә төрлечә укыган бала бар: яхшы укыганы, укырга теләмәгәне... Минемчә, мәктәптә укырга теләмәгән балага 10нчы сыйныфка калуның кирәге юк. Аңа һөнәр көллиятләренә, техникумга баруы кулайрак. 11дән соң дәүләт имтиханнары белән баш катырганчы, бәлки 9дан соң берәр һөнәр көллиятен сайларгадыр?! Укуын дәвам итәргә теләгән кешегә аннан соң да югары белем алып була, лабаса.

Безнең сыйныфташларның яртысы 9 сыйныфтан соң мәктәптән чыгып китте. 10 сыйныфка бармады. Күбесе Арчада калды. Кайберләре Арча педагогика көллиятенә информатика белгечлегенә укырга керделәр. Аны тәмамлагач, укуларын югары уку йортында дәвам итәргә уйлыйлар. Әти-әнисе яныннан, туган йорты, шәһәреннән китәсе килмәгәннәр өчен бу бик яхшы карар. Кайбер егетләребез Арчаның гуманитар-техник техникумында укый. Берничә кызыбыз Казан медицина көллиятенә “Фармация” белгечлегенә укырга керде.

Ә инде мәктәптә 10 сыйныфта укуларын дәвам итүчеләр медицина, техник, гуманитар һәм сәнгать юнәлешендәге һөнәрләрне үзләштерергә югары уку йортларына барырга уйлыйлар. Без дә мәктәптә 10 сыйныфта укуыбызны дәвам итәбез. Хыялыбыз – журналист булу. Язарга яратабыз. Бу юнәлешне безгә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Ибраева бирде. Мәктәптә безнең “Яшь хәбәрче” түгәрәге эшләп килә. Шунда йөрибез. Әле беркөнне укытучыбыз Рәсимә Хәнифовна белән “Нур” телерадиостудиясе фестивалендә катнаштык.  Дипломнар алдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай һөнәр алу буенча дөрес юнәлешне укытучылар, төрле түгәрәкләр дә бирә. Яраткан һөнәреңне сайлау авыр эш. Кем булырга? Бала аны каян белсен?! Минемчә, әти-әниләр дә баласына дөрес юнәлеш бирергә тиешләр. Алар бит улы яки кызының нәрсәгә сәләтле икәнен күрәләр. Монда сыйныф җитәкчесе киңәше дә бик урынлы. Чөнки алар да үз укучысын яхшы белә, дип уйлыйм. Яшерен-батырын түгел, хәзер яшьләр акчалы һөнәрне – эшне күбрәк сайлыйлар. Акчалы да һәм яраткан да эш булсын! Һәм сәләтеңчә! Минемчә, һөнәр сайлаганда әнә шуларны алдан күрә белергә кирәк.

Алсу Минһаҗева, Динә Хәйретдинова,

Арчаның 2нче мәктәбенең

10 сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X