erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Абый турында хатирәләр

Кешенең тормышы – тоташ кичерешләр чылбыры. Исемдә калган хатирәләр белән уртаклашам. Абыем Илдус Фәттаховка 5 гыйнварда 70 яшь тулды.

Без Күлтәс авылыннан. Әти Котдус, әни Хәбибелҗәләл. Әнине авылда Җәләл дип йөрттеләр. Хәзерге вакытта абый Казанда яши.

Безнең аерма ике яшь. Балачак бер чорга туры килде. Абыйның усал булып кыерсытуларын, сүз тыңламыйча тәртипсез булуын бер дә хәтерләмим. Кечкенәдән читләрнең, малайларның кыерсытуын тоймыйча, абыйлы кыз бала булып үстем мин. Укуда да алдынгы булып, тәртипле, тырыш, акыллы малай булды ул.

Күңелдә иң якты истәлекләрнең берсе булып, абыемның быргы тотып төшкән фоторәсеме тора. 19 майда пионер көнендә пионерлар слетында быргы, флаг тоту хокукы алдынгы укучыларга гына бирелә иде...

Әтинең үлемен мин сеңлем белән тирәнтен аңлап бетерә алмаганбыздыр, абый аны бик авырдан кичерде. Ул вакытта мин 3нче сыйныфта укый идем. Абый – 5нче сыйныфта. Безнең әти сугышта булган, күп яралар алган кеше. Ашказаны белән операциядән соң озак яшәмәде, китеп барды... 46 яшьтә. Абыйның борчылудан кулларына, тәненә бөрчек-бөрчек кызыл тимгелләр бәреп чыкты. Табиб карагач, бик тирән кичерештән, дигән. Шул вакытта, әни белән абый больницага күренергә киткәч, тизрәк кайтуларын теләп, тилмереп көткән идем.

– Әти урынына мин калдым, барлык авыр эшләрне дә үзем башкарам, – дип балта белән ялгыш кулын каты итеп җәрәхәтләгәне истә. Әнигә авырлык китермим, булышыйм дип, тырышкандыр, тизрәк үсәргә теләгәндер инде...

Хәтеремдә бик тә уелып калган тагын бер очрак бар әле. Абый армия сафларына киткәч булды ул. Әни янында, барлык эшкә дә булышучы булып, абый урынына мин калдым бит. Апай күрше авылда, кияүдә, сеңелем кечкенә.

Әни белән ат җигеп, урманга утын әзерләргә киттек. Көне буе ауган, түнгән агачларны кисеп, җыеп, арбага төяп кайтыр юлга чыкканда, көн дә кичкә авышкан иде инде. Авылга кайтып җитәрәк, коры елга аша үр менәсе җирдә атыбыз киреләнде дә, артка чигенеп, утын төялгән йөкне аударды. Эх, мин әйтәм, абый булса шунда! Бу газапны күрмәс идек без. Әнинең дә җан ачысы белән үксүен ишетмәс идем, дип еладым. Көч-хәл белән, көтүләр кайтып беткәч, авылга кайтып җитә алдык үзе.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәтеремдә, солдат абыемның кунак булып авылга кайткан чагы. Матур солдат киеме, зәңгәр погон, күкрәгендә мин күрмәгән значоклар. Минем абыйдан да матур кеше юк! Яңа себеркесен, йомшак сөлгесен куеп, әни мунча якты. Кереп киткәненә шактый вакыт узгач, чыкмагач, әни белән борчуга калдык. Йөрибез икәү мунча буенда, ишеге эчтән бикле. Ә ул солдат юынганмы, юкмы, кереп яткан ләүкәгә йөзтүбән. Йок-лаган ул, берни белми, туарылган солдат камыттан...

Армия хезмәтеннән кайткач, гап-гади шофер булып эшләде. Тырышлыгы аркасында хезмәт баскычларыннан югарыга күтәрелгән кеше ул. Гомерен, язмышын эчке эшләр хезмәтенә багышлады. Полковник дәрәҗәсенә иреште. Бик тә сабыр, тыйнак, тәртипле ул безнең абыебыз. Хәзер лаеклы ялда. Китап күп укый. Җомга намазына йөри. Күңелендә иман йөрткән кеше, башкаларны хурлап сөйләмәс, кызып китеп гайбәт сөйләгәнне ишетсә дә, аны сөйләтмәс.

Улы Дамир да әтисе юлыннан китеп, укып, республиканың яшьләр эшләре буенча министр дәрәҗәсенә ирешеп, бүген Мәскәүдә эшли. Күптән түгел диссертация яклап, икътисад фәннәре кандидаты булды.

Абый белән Дания апа, бердәнбер уллары Дамир гаиләсенә, оныкларына куанып, бик матур яшиләр. Оныклары Сабинага 16 яшь, Әмиргә – 13, Таһирга 6 яшь. Алга таба да абыебыз гаиләсе белән тигезлектә, туганлык җылысын тоеп, үзара аралашып яшәргә насыйп булсын. Абыем, булганыгыз өчен зур рәхмәт!

Гөлсинә Хәбибуллина.

Күлтәс–Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X