erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Авылыбыз урманы

Моңсу хатирә

Балачагымнан табигатькә гашыйк мин, болын, урманнар гүзәллегенә, кизләү-чишмәләр, җырчы кошлар моңына мөкиббән китә идем.

Әле дә шулай. Эчем пошканда елга, күл буйларында йөреп кайтам, басу-кырларга чыгып керәм. Сандугач, тургайларның сайравын тын алмый тыңлап басып торам. Миңа хәтта күл буенда бакалар бакылдавы да ошый, күңелне күтәрә, аларның гөрелдәвен яратам мин. Күңелем төпкелендә җанга җылы бирүче, чәчәкле, җиләкле, җырлы, хуш исле, ягымлы җилле бер табигать почмагы яши. Ул – минем туган авылым урманы.

...Кояш чыга. Ул урман эченә, аның аланнарына үзенең җылы нурын сибә. Урман уяна, ә җиләкле, чәчәкле аланнан мәрхәмәтле кояшка 5-6 яшьлек  бер кызчык елмая. Ул кулларын чәбәкләп, иртәнге көмеш чык-ларны коеп, сикергәләп ала, кояшка кулын болгый-болгый  сәламли: “Хәерле иртә, Кояш, хәерле иртә, урман, хәерле иртә, чәчәкләр, күбәләкләр, җиләкләр... Бу – мин, сугыштан кайтмый калган әтисен өзелеп көтүче ятимә кызчык. Урман тынлыгын ярып, поездлар кычкыртып үткән саен аның елыйсы килә. Шушы поездларның берсе газиз әтисен сугышка алып киткән дә, кире алып кайтмаган бит. Кайчан алып кайтыр икән? Кичә генә күрше малае, әтиегез кайтмый инде ул, дип, усалланып, үртәп кереп китте. Кайтыр микән әтием?!? Ул кулына ромашка чәчәкләре ала да, кайта, кайтмый, дип аның таҗларын өзә. Кайсында елап ук җибәрә, кайсында кулларын чәбәкләп, сикерә-сикерә шатлана ул. Аннары бөтен көченә (тавышы үзеннән ерак китәме икән): “Күке, минем әти кайчан кайтаааа?” – дип кычкыра да, күке тавышын саный. Күкенең күп кычкырганын яратмый ул, аның әтисен тизрәк кайтарасы килә...

Урманга җиләккә дә, чикләвеккә дә мин күрше Өммегөлсем әби белән барам. Ул бик иртә йөри, урманнан кайткач аның йә эшкә китәсе, йә җиләкне сатарга барасы бар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иртән йокыдан торасы бер дә килми, тормыйча да, бармыйча да булмый, әбигә иптәш кирәк. Күп игелек күргән, яраткан әбиебез ул безнең. Урманга барып җиткәч, йокы ачыла. Нинди генә кошлар нинди генә җыр сузмыйлар. Ә чәчәкләр... алардан күзләр камаша. Мин һәр чәчәкне иснәп, үбеп йөрим, алардан аерыла алмыйм. Әби җиләк җыярга куша, мин күбәләкләр куам. Җиләкне мин бер дә ашамыйча, тиз һәм чиста итеп җыям. Савытымны тутыргач, җиләк тәлгәшләре белән матур итеп бизим. Ә чәчәкләргә тимим, аларны берне генә дә өзмим, күбәләкләргә, бал кортларына булсын, дим. Савытлар тулгач, җиләкне ашамыйча кайту юк инде, билгеле, бераз ашап алабыз, аннары урманыбызга шушы сыйлары, хәзинәсе өчен рәхмәт әйтеп кайтыр юлга чыгабыз.

И, безнең игелекле урманыбыз... Җиләген, чикләвеген җыйдык, шомырты, миләше, гөлҗимешләре белән сыйлады. Арба, чана белән коры- сары ботагын, баш түбәсендә, җилкәләрдә печәнен ташыдык, юкәсеннән чабата үрдек. Язга чыгу белән шунда йөгерә идек, ашарга яраклы үләннәр эзләп, саф һавасын да сулаганбыз. Төрле кошлар сайравын, тукран, күке тавышларын тыңлап, рухи азык алганбыз бит без. Авыр елларда җыярга якын-тирәдә  кычыткан, алабута бетсә дә, авылым халкын тагын урман коткарган, алар сәрдә дигән үлән җыйганнар. Хәзер генә беләбез, бу үлән искиткеч файдалы витаминнар чыганагы икән бит. Менә шулай, авылыбыз халкының тормышы, хәтта гомере  шушы урманга бәйле булып чыга инде. Телевизордан йөзәр меңләгән гектардагы урманнарның янганын күрсәткәндә, минем йөрәгем елый, карый алмыйм мин аларны. Табигатькә, кошлар, җәнлекләр дөньясына коточкыч афәт килә. Түзә алмыйм, телевизорны сүндереп куям, Ходайдан иминлек сорыйм.

Безнең буынның гомерен саклап калган, гомер буе авылыбыз халкына яшәргә ярдәм иткән, туган авылымның шушы игелекле урманы турында язгач, төш күрдем. Ак яулыклы, ак күлмәкле бер әби кулын изәп, мине җиләккә барырга чакыра, барасым бик килә иде, сөенгән идем, ләкин әби шул арада күздән югалды. Бу әби минем югарыда искә алган күрше әбием, имеш. Мин аның төсен дә, тавышын да хәтерләмим инде, аның бакыйлыкка күчкәненә ярты гасырдан артык вакыт үткән. Ә менә аның изгелекләре җуелмыйча күңел төпкелендә сакланып калган. Бу язмам күп игелекләр күргән күрше әбиемнең рухына дога булып та барып ирешсен иде.

 Роза Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X