erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Бездә – чит ил кунаклары

Мөхәммәт Мәһдиев музеенда төрле милләт кешесе кунак була. Күптән түгел генә музейда КФУ студентлары булып китте.

 

Алар дөньяның төрле почмагыннан җыелган егетләр һәм кызлар: Гыйрак, Иордания, Казахстан, Үзбәкстан, Украина, билгеле инде, үзебезнекеләр дә бар.

Алар – бөтендөнья күләмендә музейларны нинди эш ысуллары кулланып танытып булу проекты өстендә эш алып барырга җыенучы студентлар. Сөйләгәнне кунаклар бик игътибар белән тыңладылар. Иң беренче татар милләтенең көнкүреше, гореф-гадәтләре, аралашулары, һөнәрләре турында сөйләгәндә үзләрен кызыксындырган сорау-ларга җаваплар алдылар. Кызыксыну бар, чөнки экскурсия барышында гына да бик күп сораулар яуды: ничек алай, ни өчен, кайчан һәм башкалар.

Гыйрак иленнән килгән Рәхим исемле студент музеебызда татар язучысы, аның иҗаты, тормышы турында байтак мәгълүмат алды. Шәһәрдә туып-үскән егет музей бинасының агач бүрәнәле булуына бер яктан гаҗәпләнсә, икенчедән соклануын да сиздерде. Хыял диңгезендә йөзгән Рәхим, рөхсәт алып, язучының урындыгына утырып карады, истәлеккә фотога да төште.

Авылыбыз тарихына багышланган күргәзмә дә студентларда соклану хисе тудырды. Кайбер китапларга да аерым игътибар иттеләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Студентлар “Казан арты” тарих-этнография, “Әлифба” музейларында да булдылар. Ә кунакларның җитәкчесе, 2000 елда Мөхәммәт Мәһдиев музеен ачу тантанасында катнашкан, ул чорда Мәдәният министрлыгында эшләгән якташыбыз Рафаэль Вәлиевның кызы, КФУда эшләүче Римма Вәлиева–Хәкимова иде. Ул туган ягының матурлыгын, мәгърифәтен, мәдәниятен, күренекле шәхесләрен башка милләт вәкилләренә күрсәтергә, аңлатырга теләү максатын да күз алдында тотып, студентларны Арча җирлегенә алып кайткан.

Быел Татарстаныбызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы. Чит илдән килеп, Татарстаныбызда белем алучы студентларның Арчада, бигрәк тә Мөхәммәт Мәһдиев туган авылда булуы безнең өчен бердән зур шатлык булса, икенчедән төрле милләт вәкилләренең бердәм булуларына ачык мисал. Киләчәктә дә күңелле очрашулар насыйп булсын, милләтләр дус-тату булып, үз туган телләрен онытмыйча яшәсеннәр иде!

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Гөберчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X