erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Күпереп пешкән кабартмалары...

Ихлас дин тотучылар арасында безнең әниебез Лотфулла кызы Фәсәхәтбану һәм әтиебез Габделнасыйр улы Габдрәхим дә бар. Арча халкын дини агартуда, дини гыйлем белән сугаруда аларның зур тырышлыгы аерым урын алып тора.

Дин тыелган совет заманында, 1978–1979 елларда, алар дин нигезләрен укытып җибәрергә җөрьәт итәләр. Аңа кадәр дә Казанда яшерен рәвештә дин сабакларын укыту барган. Ә Арчада әни белән әти тырышлыгы белән укулар башлана.

Әни Иске Йорт авылында туган. Әтисе Ибраһим улы Лотфулла бабай шул Иске Йорт авылында мәзин булган. Бабайны нахакка гаепләп, 1942 елның 10 июнендә кулга алалар. Төрмәдә кыйналуларга, диннән ваз кичәргә кушып җәзалауларга аның йөрәге түзми. 1943 елның 1 июлендә төрмәдә вафат була. 1957 елның февралендә аклана.

Әтиебез Габдрәхим  Габделнасыйр улы дини гыйлемне үз ягындагы мәдрәсәдә алган булган. Әти гарәпчә бик матур итеп яза һәм укый белә иде. Аңа “шәкерт абзый” дип дәшә торган булган туганнары. Әти белән әни сугыш елларының авырлыкларын да бик күргәннәр. Комсомол юлламасы белән алар 1939 елларда Комсомольск-на Амуре шәһәренә китәләр. Әти Баулы районы Ташкичү авылыннан, әни Арча районы Иске Йорттан. Сугыш елларында икесе дә самолетлар төзү заводында эшлиләр. Әтине бронь белән заводта калдыралар. Әни ашханәдә пешекче булып эшли. Алар 1943 елда гына бер-берсе белән танышалар һәм гаилә корып җибәрәләр. 1947 елда ике бала белән (берсенә 2 яшь, икенчесенә 1 яшь) Комсомольск-на Амуре шәһәреннән Казанга кадәр 1 ай буе товар поездында кайталар. Аларны Аллаһы Тәгалә саклап, исән-сау кайтып җитәләр.

Әти белән әни безне дини яктан надан калмасыннар дип бик нык борчылып, Казанга әнинең әтисе ягыннан икенче буын туганы – Өммегөлсем апайның улы Габдрәүф абый янына китәләр. Анда баргач, Габдрәүф абый аларны Габделхак абый Каюмов белән таныштыра. Ул Арчага килеп дин нигезләрен укытырга ризалаша.

Шулай итеп, октябрьдән апрельгә кадәр атна саен Габделхак абый белән Наҗия апа электричкага утырып, безгә кайтып укытып йөрделәр. Көзен яңгыр, пычрак, кышын бураны, салкыны... Менә шундый шартларда кайтып безгә дини белем бирделәр алар.

Атна саен безнең әни табын әзерләп көтеп тора иде. Ул вакытта олы мичен ягып, әниемнең җылы куллары белән бисмиллаһ әйтеп әвәләгән, күпереп пешкән кабартмалары... Аның тәме дә, исе дә... әле дә күз алдында.

Ә безнең әти яңгыр, кар-буран дими капка төбендә сакта тора иде. Тикшерүчеләр килсә, өйдәгеләргә хәбәр итәргә. Ә без, тиз генә дәфтәрләрне яшереп, мичтә пешкән кабартмалар белән чәй эчәбез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул кечкенә генә фатирда күпме кешене кабул иткәннәр һәм күпме кешене белемле иткән алар. Әти белән әнинең киң күңелле, якты чырайлы һәм энергияле булулары аларга карата соклану уята. Ислам динен таратып игелекле эш башкарганнар, аларга рәхмәтләр ирештереп, аларның рухына догалар кылып яшибез, Аллага шөкер.

Арчада беренче мәчет төзелүгә дә үз өлешен кертте безнең әни. Мәчет төзүчеләрне ашатып, рәхмәтләрен әйтеп, әҗер-савапларын ирештерсә иде дип догалар укып торды.

Бу язмам әниемнең тууына 105 ел уңаеннан аңа дога булып ирешсен иде. Амин! Аның якты истәлеге бик күпләребезнең йөрәгендә саклансын иде.

Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм сабырлык бирсә иде. Амин!

Наҗия Гыйззәтуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X