erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Кызыклы викторина

Цифрлаштыру елы

Хәзерге заманда Интернет кеше тормышында аерым билгеле бер урынны алып тора. Интернетсыз дөньяны без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз шикелле.

Бүгенге көндә без Интернетка төрле гаджетлар аша чыга алабыз: ул да булса кәрәзле телефон, ноутбук, телевизор, компьютер... Әлбәттә, Итернетның безгә көчле тәэсир итүен дә аңлыйбыз. Интернет безгә уңай яки тискәре йогынты ясыймы? Бу сорау-га җавапны 23 гыйнвар көнне Айван мәдәният йортында урнашкан китапханәбездә “Интернетның уңай һәм тискәре ягы” дип исемләнгән викторинада эзләдек.

Айван авыл мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Минашаева һәм Айван авыл китапханәсе китапханәчесе Гөлнар Шәмсетдинова Цифрлаштыру елы кысаларында ике турдан торган тематик викторина оештырды. Без, Айван яшьләре, командага исем кушып, капитаннарны билгеләп, викторинаның төп соравына җавап эзләдек. Һәрберебез үз фикерен әйтте. Интернетның уңай яклары бик күп: аның белән син кирәкле мәгълүматны таба аласың. Теләсәң, башка илләрдә яшәгән кешеләр белән дә аралаша аласың. Интернет аша төрле һөнәрләргә өйрәнеп була.

Әмма Интернетның тискәре яклары да  бар. Анда булган бөтен мәгълүмат та дөрес булып бетә алмый. Начар кешеләр Интернет аша синең акчаңны урларга мөмкин. Интернетта күп утырган саен, чынбарлыктан, реаль тормыштан ерагаясың. Интернетка керәм дип, гаджетларда озак утырсаң, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Шулай итеп, Интернетның уңай һәм тискәре яклары бер-берсе белән тыгыз үрелеп бара. Әлбәттә, әгәр моның чамасын белеп куллансаң, бер куркусыз күп файда табып була.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Викторина барышында китапханәчебез Гөлнар Нурулловна безне бу темага багышланган эчтәлекле китап һәм журналлар күргәзмәсе белән таныштырды. Интернет темасы бүгенге көндә бик актуаль. Без бик кызыксынып актив катнаштык. Үзебезгә файдалы нәтиҗәләр ясадык.

Адилә Сөләйманова

Арчаның 7нче мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X