erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Мәктәптә “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде

Мавыктыргыч ярыш

20 гыйнвар көнне безнең мәктәптә “Тамчы-шоу” интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрелде. Аны узган елның сентябрь аеннан гамәлгә кертелгән “Пушкин картасы” проекты кысаларында Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.

8-9нчы сыйныф укучыларыннан торган “Ялкын” һәм “Тукай оныклары” командалары көч сынашты. Уенны мәдәният йорты хезмәткәре Зөлфия Җаббарова алып барды. Уен берсеннән-берсе кызыклы дүрт турдан торды. Беренче турда катнашучылар, үзләренә ошаган теманы сайлап алып, сорауларга җавап бирделәр. Икенче турда видео-сораулар тәкъдим ителде. Сорауларның логика белән бәйле булуы катнашучылардан игътибарлы булуны һәм уйлап эш итүне таләп итте. Минемчә, бу тур иң авыры иде. Өченче турда рәсемнәр күрсәтелде. Укучылар рәсемнәрдәге предметларны, детальләрне, төсләрне, хәтта формаларны да истә калдырырга тиешләр иде. Сорау шуларга нигезләнеп бирелде. Дүртенче турда, кагыйдәгә таянып,  авыр язылышлы сүзләрнең төшеп калган хәрефләрен куеп чыктылар. Ике командага тупланган малайлар һәм кызлар әлеге мавыктыргыч уеннан канәгать калдылар. Үзләренең белем дәрәҗәсен тикшереп кенә калмыйча, дуслык җепләрен, төркемдә эшләү күнекмәләрен ныгытты алар. Һәр ике команда да сынатмыйча, лаеклы уен күрсәтте.

Тәнәфесләрдә яңгыраган матур җырлар исә бары-бызның да кәефен күтәрде, катнашучыларга көч, куәт  бирде. Уен кызыклы һәм мавыктыргыч үтте, катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Мәктәбебез оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фаил Мөхәммәтҗанов

Кәче төп гомуми белем мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X