Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Нибары 21 яшь була

    Сүзем безнең мәктәпнең исемен йөрткән һәм Арчаның 1нче мәктәбендә укыган Советлар Союзы Герое Валентин Федорович Ежков турында. Бүген аның тууына 100 ел.

    Валентин Ежков 1922 елның 27 маенда Арчада туган. Аның әнисе Клеопатра Михайловна Курочкина улын берүзе үстерә.

    Валентин шук һәм кыю булып үсә. Кечкенәдән чаңгыда һәм тимераякта шуа. Валя кечкенәдән кызыл галстуклы пионерларга кызыгып карый. Көн саен пионерлар клубы тирәсендә кайнаша: анда нишлиләр икән?! Әмма аны клубка кертмиләр. Кечкенә әле! Соңыннан геройның укытучысы, пионер вожатые Владимир Антонович Попов болай дип искә ала: “Валя әле мәктәптә укымый иде. Безнең пионерлар клубы бар иде. Бервакыт клубка килсәм, ни күрим: барлык тәрәзәләр дә ватык. Тәрәзәләрне рәтләдек. Икенче көнне клубка иртәрәк килдем. Кинәт тәрәзә пыялалары зеңгелдәгәне ишетелде. Урамга йөгереп чыксам, анда ак күлмәктән кечкенә генә бер малай басып тора.  Кулында балта. Малайны тотып алдым да: “Нишлисең син!” – дип кычкырдым. Ул зур күзләрен шакмаклатып, миңа карады да, ә нәрсә, пионерлар мине эчкә кертми, диде. Бу хәлдән соң Валя пионерлар клубына йөри башлады. Ул пионерлар һәм минем белән дуслашып китте. Зурлар нәрсә эшли, ул шуны эшләде. Иске китапларны рәтләделәр. Пионерлар белән походларга барырга ярата иде. Кунып та калалар. Валя корылмаган мылтык белән караңгыда лагерьны саклый. Аның ак күлмәге генә ялтырап күренеп торыр иде. Мине бу малайның куркусызлыгы һәм үҗәтлеге шаккатырды. Үзе һәм иптәшләре өчен зур малайлар белән дә сугыша иде. Мондый вакытта ул бервакытта да кычкырмады һәм еламады. Дөреслекне яратты, аның сүзен һәрвакыт иптәшләре тыңлар иде”.

    Валя 1930 елның 1 сентябрендә Арчаның 1нче мәктәбенә укырга килә. Аның укытучысы Зоя Александровна Полюшкина менә ниләр сөйли: “Валя әйбәт укыды. Бик хәрәкәтчән, кыю булды. Төрле уеннар уйлап тапты. Һәрвакыт иптәшләренә булышты, күңелләрен дә күрә белде. Мәктәп китапханәсендә кызыклы китаплар укыды. Походларга чыкканда иң ышанычлы ярдәмче Валентин булыр иде”.

     Валентин 5нче сыйныфта укыган вакыт. Педсоветта Валентинның тәртибен тикшерәләр. “Мин сүз алдым, – дип сөйли пионервожатый Владимир Попов. – Шул вакыт мин Валентинның миңа төбәлгән карашын күреп алдым. Һәм аның бик нык борчылганын аңладым. Пионерлар оешмасы исеменнән мин Гурьяновны, Ежковны, Орловны тәрбиягә алдым. Уку елы ахырында инде шушы малайлар тәртипле уку алдынгылары  булдылар. Валентинның дуслары күп була. Ул барлык малайларның башлыгына әверелә. Дуслары аны дөреслеге, салкын акыллылыгы, кыюлыгы һәм үҗәтлеге өчен ихтирам итәләр”.

    7нче сыйныфны тәмам-лагач, Валентин 1938 елны Харьковка китә. Ул анда кичке мәктәптә укый һәм Харьков трактор заводында слесарь булып эшли. Яңадан туган ягына кайта. 18 яшь тулгач, армиягә алына. Хәрби пехота училищесын тәмамлый. Лейтенант булып, 2нче укчылар гвардия дивизиясенә алына. Ул анда рота белән командалык итә. Аның әнисе Клеопатра Курочкина Арчада гомер буе почта тарата. Ул фронттан бердәнбер улыннан хатлар ала. Мәктәп музеенда сакланган хатлардан өзекләр. “Фронттан сәлам! Мин сау-сәламәт. Әни, минем тормышым элеккечә ага бирә. Әни, мин сиңа 800 сум җибәрдем. Бу эшеңнән кит, өйдә хуҗалык эшләре белән генә шөгыльлән. Әни, хәзергә сау булып тор. Арчада нинди яңалыклар бар, яз. Җавап көтәм. Сәлам белән синең улың Валя”.

    1942 елның ахырында һәм 1943 елның башында Валентин Ежков Сталинград сугышында катнаша. Менә ул укытучысы, пионервожатый Владимир Поповка ниләр яза: “Бу чын мәгънәсендә җәһәннәм. Безнең өскә бертуктаусыз немец танклары килә, ә югарыдан аларның авиациясе бомбага тота. Безнең танкка каршы сугышучы рота берничә һөҗүмне кире какты. Солдатларның яртысыннан күбрәге һәлак булды һәм яраланды. Күрәм: миннән берничә метрда гына немец танкы килә, ә минем янда ник бер солдат булсын. Кем үлгән, кем яраланган. Мин танкка каршы атарга мылтыкны кулыма алдым. Ә танк инде траншея өстеннән бара. Танкка аттым. Мине көчле дулкын алып атты. Госпитальдә күземне ачтым”. Сталинград сугышындагы батырлыгы өчен Валентин Ежков Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм аның хәрби дәрәҗәсен күтәрәләр. Госпитальдән соң туган ягына кайтаралар.

    Реклама

    Арчага ялга кайткач, ул туганнары, укытучылары, дуслары белән очраша. 1нче мәктәптә укыган Шәүкәт Җәләлович Шәмиев белән күрешә. Шәүкәт Шәмиев сөйләгәннәрдән: “Валентин миңа болай дип әйтте. Шундый итеп сугышачакмын, башым я куак арасына очар, я күкрәгем тулы орден-медаль булыр...”.

    Валентин Ежков яңадан фронтка китә. Фронттан ул укытучысы Владимир Поповка хат яза. “Үткәннәрне, балачакны, яшүсмер елларын искә төшерәм. Әле генә булган кебек... Хәзер уйланам: ничек Берлин буенча тантаналы рәвештә марш атлап барырмын икән. Ә парадны безнең полководец һәм маршал кабул итәчәк. Без тиздән немецны тар-мар итәчәкбез. Аның сулышы бетә бара, без аның йомшак якларын өйрәндек инде, ул капчыкта булачак. Фронт тормышы авыр, әмма күңелле! Исән-сау булыгыз. Җавап көтәм. Валя”.

    Кызыл армия, фашистларны Дон аръягына куып, Донецк җиренә барып керә. Валентин госпитальдән соң шушында сугыша. 1943 елның июлендә 3нче гвардия укчы дивизиясе Миус елгасы ярына чыга. 1943 елның 17 июлендә дош-ман һөҗүмгә ташлана. 13нче гвардия укчылар полкы, аның составында Ежков ротасы да була, Степановка авылына барып кереп, шунда урнаша. Ике арада каты сугышлар була. Немецлар яңадан-яңа һөҗүмнәр ясый. Валентин Ежков уң кулына граната, сул кулына автомат тотып, танкка каршы шуыша. Кулдагы граната танк гусеницасына оча. Танк туктап кала, ачык люктан фашистлар атылып чыга. Һәм шунда ук рота командиры кулындагы автомат пуляларыннан авып төшәләр. Фашистларның икенче һөҗүме дә уңышсыз була. Алар тагын да зуррак көчләр белән өченче тапкыр һөҗүмгә күчәләр. Ежков рота белән командалык итә һәм үзе ПТРдан атарга өлгерә. Янәшәдә генә снаряд шартлый. Снаряд кыйпылчыгы мылтыкны эштән чыгара, икенче кыйпылчык – офицерны. Әмма командир сугышудан туктамый. Дош-ман солдатлары батальоны, биш танк артына качып, Ежковның сирәгәйгән ротасына каршы бара. Өлкән лейтенант окоптан чыгып, үзләре зыян салган танк янына шуыша. Ежков ачык люктан эчкә керә, танк башнясын дошманга каршы бора да ут ача. Бу тәвәккәллек дошманнарның өченче һөҗүмен хәл итә. Өч сәгатьтән артык фашист танклары белән бергә-бер бәрелеш бара. Фашист танк-лары түзмичә ата-ата артка чигенәләр. Дошман снаряды гвардия өлкән сержанты Валентин Ежков һөҗүм иткән окоп брустверына эләгә... Герой һәлак була. 1944 елның 19 мартында Валентин Ежковка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Һәлак булганнан соң...

    Арчада Ежков урамында булганда күңелгә Валентин Федорович килми калмый. Аңа нибары 21 яшь була. Өйләнә дә, балалар да үстерә алмый кала. Әмма Ежков халык хәтерендә мәңгегә калачак. 

    Эльмира Ибраһимова,

    тарих укытучысы, мәктәп музее җитәкчесе

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: