erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Нәниләргә – бүләк.

Яңа ел - иң сихри, иң матур, иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе ул. Барыбыз да аны, нәрсәдер үзгәрер, яңарыр кебек, түземсезлек белән көтәбез.

Нәниләргә – бүләк.

Яңа ел - иң сихри, иң матур, иң тәмле бәйрәмнәрнең берсе ул. Барыбыз да аны, нәрсәдер үзгәрер, яңарыр кебек, түземсезлек белән көтәбез. Әйтерсең лә Кыш бабайның тылсымлы таягы, әкияттәгечә, бер сугуда бар нәрсәне үзгәртә дә куя. Яңа ел килүгә, балалар кадәр үк шатланучы кеше тагын бармы икән? Кич җиткәч, Кыш бабайның атлары өй каршында туктап, хатка язылган бүләкне чыршы төбенә куеп китүен кайсы гына бала түземсезлек белән көтми икән?!

Югары Аты балалар бакчасында эшләүче кызлар, уйлаштык та, балаларга кызыклы бүләк әзерләргә булдык. Нәниләргә тапшырасы “күчтәнәч”ләрне капчыкка салып, Кыш бабай, Кар кызы булып киенеп, кечкенә дусларыбызның өйләренә юл алдык. Балаларның шатлануларын күрсәң! Аны сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Әти-әниләр дә безне бик җылы каршыладылар, үзләренең рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Районыбызда яшәүче барлык балаларны, аларның әти-әниләрен, авылдашларыбызны киләчәк Яңа ел белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхетле киләчәк, мул тормыш теләп калабыз. Дөньялар тыныч булсын! Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен иде!

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Югары Аты балалар бакчасы

мөдире Алсу Хөсәенова

тәрбиячесе Айсылу Хорамшина


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X