erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

“Нур” балалар телерадиостудиясенең яшь журналистлары фәнни-гамәли конференциядә булдылар

Юбилейлы конференция

Беренче декабрь көнне Арча “Нур” балалар телерадиостудиясенең яшь журналистлары Фаттахова Айгөл,Котова Валерия һәм Загриева Ләйлә дүртенче Россиякүләм  Укыту-тәрбия процессында балалар һәм яшьләрнең массакүләм мәгълүмат чараларын кулану” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә булдылар. Конференция Казанда Дәрбишләр бистәсенең Балалар иҗаты үзәгендә уздырылды. Чара  КФУның Милли һәм глобаль медиачаралар кафедрасы мөдире, профессор Васыйл Заһит улы Гарифуллинның алтмыш яшь тулу уңаена багышланган иде.

           Конференция ике этапта узды. Беренче этапта без язмаларыбызны электрон форматта җибәрдек. Тиздән, нәтиҗәләр билгеле булды һәм әлеге конференциягә чакырулар килде..

           Конференция күркәм чыгышлар, матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп баруы аны тагын да кызыклы һәм эчтәлекле итте. Васыйл Заһитовичның туган ягы Теләчедән дә килгән якташларының җылы сүзләре, шәкертләренең  студент еллары турында истәлекләре, хезмәттәшләренең хөрмәт һәм ихтирам күрсәтеп, истәлекле вакыйгаларны телгә  алулары конференциядә җылы атмосфера тудырды. Безнең җитәкчебез Зөлфирә Маннаповна да студиянең 18 укучысы  Васыйл Заһит улы шәкертләре булуын искәртеп, юбилярны котлап истәлекле бүләкләр тапшырды. Конференция барышында Васил Гарифуллин яшь журналистларга төпле киңәшләр бирде һәм оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде.

          Конференциядә катнашучыларның фәнни  мәкаләләре, каләм тибрәтүче яшь журналистларның  иҗатлары җыентыкка туплананып бастырылган. Минем “Ялгышырга хакым бармы” дигән, Котова Валериянең “Олы йөрәкле кеше” һәм Загриева Ләйләнең “Учитель с огромной сумкой” дигән мәкаләләре дә ул җыентыкта урын алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Чара ахырында  катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә дипломнар тапшырылды. Мин һәм Ләйлә икенче урынлы, ә Валерия өченче урынлы дипломга лаек булдык.

          Гомумән алганда, конференция бик  эчтәлекле, кызыклы һәм файдалы булды, ә без журналистика факультетына укырга керергә теләүчеләргә, бу чара икеләтә файдалы булды.

           Арча “ Нур “ балалар телестудиясе журналисты  Айгөл Фәттахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X