erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Ташкичүләр кунаклар каршы алды

"Өммегөлсем" халык фольклор коллективы бүген Казаннан килгән экспедиция кызларын каршылады.

Алар Казан шәһәренең КФУ уку йорты студентлары, доцентлары, мәдәният минстрлыгыннан да хөрмәтле эшлеклеләр килделәр. Мәдәният йорты каршында каршы алудан башланып киткән бу очрашу, бик күңелле, файдалы һәм эшлекле булып, китапхәнәдә борынгы гореф -гадәтләр, йолалар, безнең Ташкичү авылына гына хас булган, сакланып калган гадәтләр турында сөйләнсә, сәхнәдә "яшь киленгә су юлы күрсәтү" фольклор күренешен тәкъдим иттек. Рузалия апа узенең хәтирәләре белән уртаклашты, мөнәҗәтләр җырлады,Ташкичү тарихын сөйләп үтте. Соңыннан барыбыз бергәлектә авылыбызның күрке булган мәһабәт мәчтебез, "Мәрҗәни" мәчетенә юл алдык. Радис хазрәт каршы алып, мәчет тарихын сойләде, аңлаешлы һәм истә калырлык кирәкле бик күп мәгълуматлар бирде.Бу очрашу югалып барган гореф -гадәтләрне барлау, яшь буынга тапшыру очен оештырылган, бик тә кирәкле, файдалы эш. Оештыручы укытучыларга, җитәкчеләргә зур уңышлар телибез. #Ташкичусдк

Тәнзилә Вәлиева

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X