erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең хатлар

Яңа Кенәрдә бар шундый бер гаилә

Яңа Кенәр авылы бай тарихлы авыл. Авылда 804 хуҗалыкта 2197 кеше яши. Яңа Кенәр элек-электән күренекле, тырыш кешеләре белән билгеле авыл. Бүген сүзем Фәйзрахмановлар гаиләсе турында.

Өч бала әнисе Әлфия Фәйзрахманова 1954 елда Шурабаш авылында туа. Яңа Кенәр мәктәбен тәмамлап, сәүдә техникумында укый. Авылда кибет директоры булып эшли. 2001 елдан шәхси эшмәкәр. Шурабаш, Шура, Байкал һәм башка якын-тирәдәге авылларга көнкүреш кирәк-яраклары белән хезмәт күрсәтә. Ул нәфис сүз остасы да. Мәдәни чараларда катнаша. Ә ире Илдар Фәйзрахманов Байкал авылы егете. Казанда педагогия институтында физик тәрбия укытучысына укый. Шура мәктәбендә укыта. Алар нәселләре белән белемгә омтылучылар. Ике якның да әби-бабайлары үз вакытында дин сабагы алган булсалар, балалары, оныклары югары белемгә ия. Илдар үзе дә дефектолог, психолог-укытучы һөнәрләрен үзләштергән. Беренче категорияле җитәкче, беренче категорияле директор. Россия Федерациясенең мактаулы укытучысы, Яңа Кенәр авыл җирлегендә 2005–2020 елларда депутат. 2009 елда Яңа Кенәр урта мәктәбендә директор эше аңа йөкләнелә. Ул директор булып эшләгәндә район авыллары арасында Яңа Кенәрдә укытучылар, укучылар өчен барлык уңайлыклары булган мәктәп салына. Бик күп агачлар утыртыла. Үз куллары белән йорт сала. Бер кыз ике ул үстерәләр. Беренче уллары Илнар Казан педагогия институтында укый, аспирантура тәмамлый. 2006 елда диссертация яклый. Физик тәрбия, спорт буенча кафед-рада доцент. Өйләнгән, бер кыз, бер малай үстерәләр.

Ә тагын бер уллары Фәнис – эшмәкәр. Авыл өчен бик күп игелекле эшләр башкара. Өйләнгән. Өч балалары бар.

Гаиләдә барлык эшләр әти-әни белән киңәшләшеп эшләнә. Менә бу ата-ананың балаларга дөрес тәрбия бирүе. Уллары Казанда яшәүгә карамастан, авылга кайтып, авыл җирлеге белән уртак фикергә килеп, халык өчен игелекле эшләр башкара.

Гаиләдә кыз бала аеруча кадерле була. Илүзә дә шундыйлардан. Үзе дә бик тырыш. Яңа Кенәр урта мәктәбен көмеш медальгә, Казан архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамлый. Бүген Казан оешмаларының берсендә инженер булып эшли. Кияүдә. Бер бала үстерәләр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый гаиләләр, игелек-ле кешеләр күбрәк булсын иде. Исәнлек-саулык телибез үзләренә.

Җәүдәт Галимуллин.

Яңа Кенәр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X