erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балтач районында Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу була

Очрашу «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берлектә оештырыла.

«Бу очрашу — татар матбугатын, китапларын таныту максатыннан оештырылган „ТАТМЕДИА КЛУБ“ берләшмәсенең тәүге чарасы. Әлеге клуб Татарстан районнары һәм Россия төбәкләрендә татар журналлары, китаплары белән кызыксынучыларны берләштереп, үзара аралаштыру, фикер алышу оештыру өчен барлыкка килде. Хәзерге вакытта проект Мөслим, Балтач районнарында, Чаллы шәһәрендә уңышлы эшләп килә», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең Социаль медиа буенча директоры Алсу Исмәгыйлева.

Балтач районы Норма авылы китапханәсе, «ТАТМЕДИА КЛУБ» белән берләшеп, танылган язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу оештыра. Бу чарага татар әдәбияты белән кызыксынучы һәркем килә ала.

Очрашуда Нәбирә Гыйматдинованың китаплары презентациясе, яңа татар журналлары белән танышу, язучы белән җанлы аралашу булачак. Нәбирә Гыйматдинова үзе иҗатын яраткан укучылар белән очрашуны түземсезләнеп көтүен әйткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Норма авылы китапханчесе Лилия Шәйхетдинова фикеренчә, зур популярлык казанган, талантлы язучы белән очрашу татар әдәбиятын сөючеләрнең күңелләрен тагын да җылытачак, Норма халкына зур бүләк булачак.

Әлеге чара 11:00 сәгатьтә башлана.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X