erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыдагы фаҗига эзеннән: янгында һәлак булган балаларның әтисе ишегалдында кая барырга белмичә бәргәләнде

Чаллыдагы Шамил Усманов урамында килеп чыккан янгын турында шаһитләр ачынып сөйли.

Ике кечкенә баланың гомере өзелгән янгын чыккан йорт ишегалдында бүген мемориал оештырылды.
 Җирле торак-коммуналь хезмәткәрләре бүген иртән янгын аркасында зыян килгән йортны җыештырды. 

Фаҗига булган йортта яшәүчеләр әлеге хәл турында фикер алыша. Һәлак булган балалар турында искә алганда, пенсионер Илдар Гыйниятовның күзләре яшьләнә. 

«Күршеләремнең балалары һәлак булды. Без бер баскыч мәйданчыгында яшибез. Бу гаилә бер бүлмәле фатирны 2017 елдан бирле арендалап тора. Биш ел яшиләр. Монда яши башлаганда, аларның бер малайлары гына бар иде. Бик җитез малай, көзен аңа биш яшь тулырга тиеш булган. Әтиләре минем күз алдымда 2019 елда кече кызларын бала тудыру йортыннан алып кайтты. Барысы да сөенделәр, котладылар, балаларның сәламәт булып үсүләрен теләделәр...» - ди Илдар Гыйниятов.

Күршеләр сүзләренә караганда, яшь гаилә яхшы тәэсир калдырган. Гаилә башлыгы Илнар Гыйбадуллинга 30 яшь, автомеханик булып эшли.
Хатыны Альбинага 27 яшь, ул күршедә генә урнашкан балалар бакчасында эшли. Балалар да шул бакчага йөргән. 
Фаҗига буласы көнне кичен әтиләре эш сменасыннан соң велосипедында йөреп керергә чыгып киткән, әниләре, фатирда балаларны үзләрен генә калдырып, кибеткә юнәлгән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Мин күргәндә, балкон ут эчендә иде инде. Ишеккә күршеләр шакый башлады: «Барыгыз да чыгыгыз, янабыз!» диләр. Хатыным белән ишегалдына төштек. Ә анда бер төркем кеше җыелган инде. Барысы да курыкканнар, урам гөж килә. Карасак, Альбина кибет ягыннан кайтып бара.  Утны күрде дә: «Анда балалар!» дип акырды. Пакетын ташлады, ә анда-тәм-томнар... - дип сөйләде күршеләре.

Шаһитлар сүзләренә караганда, ишекне ачарга туры килмәгән, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә әни кеше үзе ачкычларын биргән.
«Мин аны балта белән каерып ачарга ашыктым. Тимер ишекне алай җиңел генә ачып булмый шул", - ди Гыйниятов.
Күршеләре сүзләренә караганда, ут тулысынча кухняны юк иткән, балконга бик каты зыян килмәгән.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/challydagy-faiga-ezennn-yangynda-lak-bulgan-balalarny-tise-ishegaldynda-kaya-baryrga-belmich-brglnde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X