Реклама
Чаллы промзонасында – двигательләр заводы каршында — куркыныч юл-транспорт һәлакәтендә Виктор Поташев исемендәге техник көллиятне тәмамлаучылар зыян күргән ("Ватаным Татарстан").
Яшьләрне Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травматология бүлегенә урнаштырганнар.
— Икесе авыр хәлдә, икесе урта дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе госпитализациядән баш тартты. Пациентларга кирәкле ярдәм күрсәтелә, — дип хәбәр итә шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз