erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Галим Россиядә Covid-19 белән авыручылар санының югары күрсәткечкә җитү вакытын әйтте

Россия Covid-19 белән авыручыларның бу дулкынының иң югары ноктасына якынча бер айдан соң җитәчәк. Бу хакта вирусолог, Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Оператив штаб мәгълүматларына караганда, үткән җиде көндә генә дә илдә авырулар саны 48,9 процентка арткан. Альтштейн авырулар санының шушылай артуы дөньяның күп кенә илләрендә күзәтелүен белдерде.

«Ул («омикрон» BA.5 варианты) бөтен дөньяда, күп кенә илләрдә күтәрелде. Моннан арттарак калган илләрдә күтәрелеш хәзер башлана. Без бу категориягә керәбез. Шуңа бездә дә күтәрелеш бара. Минемчә, бер айдан соң, мөгаен, пик булыр, һәм соңыннан болар барысы да кимүгә таба китәчәк», – дип белдерде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч Владислав Жемчугов илдә теркәлгән авырулар санының артуы ковидның яңа дулкынына әверелүен әйтте. Шуңа да карамастан, бу пандемиянең «койрыгы», ул кеше өчен алдагы дулкын кебек үк куркыныч түгел, диде ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/galim-rossiyada-covid-19-belan-avyrucylar-sanynyn-pik-daraasena-itu-vakytyn-aitte-5857845

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X