erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Июльдә коммуналь хезмәтләр өчен бәя артачак

Июль башында кайбер коммуналь хезмәтләр өчен бәя артачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев еллык киңәйтелгән утырышта хәбәр итте. (Ватаным Татарстан)

Татарстан буенча эчәргә яраклы суның бәясе – 4,7, аккан суларны чыгару 9,2 процентка артачак. Суның бер кубометрының уртача бәясе – 28 сум 69 тиен, бер кубометр су чыгарган өчен 26 сум 2 тиен түлисе булачак.

Җитәкче сүзләренчә, 1 июльдән көнкүреш калдыкларын чыгару өчен дә 4 процентка артыграк түләячәкбез. Утка да, газга да, җылылык энергиясенә дә бәя артачак. Газга бәя узган елның 1 гыйнварыннан арткан иде – ул  6 сум  7 тиен булды. Июль башыннан исә тагын 3 процентка арту көтелә. Газ плитәсенә килгән ягулык өчен  шәһәрдә җәен 4 сум 30 тиен түли башлыйбыз, авыл җирендә аның бер кубометры  3 сум да 1 тиенгә төшәчәк. Электр энергиясенә бәяләр 4,6 процентка артачак.

Комитет җитәкчесе аңлатуынча, тарифларны арттыруның төп сәбәпләре – халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту, күп кенә җитешсезлекләрне бетерү, үсеш программаларын арттыру. Суга бәя артуның сәбәпләрен исә «Водоканал» оешмасының генераль директоры Андрей Егоров инженер челтәрләренең искерүенә бәйле дип аңлатты. Аларны яңарту таләп ителә. Күбесе 1950 нче елларда төзелгән, 70 проценттан артыгына ремонт кирәк. Соңгы биш елда су торбаларына бәйле 616 авария булган. Хәзерге вакытта республиканың 2 мең күпфатирлы йорты һәм 20 мең шәхси йортны су белән тәэмин итүче җиһазлар төзекләндерү көтә.

Бәя арту белән сыйфат та яхшырыр дигән өмет бар. «Сетевая компания» оешмасының генераль директоры Илшат Фәрдиев сүзләренә караганда, электр челтәрләре күптәннән заманча технологияләр буенча хезмәт күрсәтә.

– Элек авария булган урынны табар өчен 2–3 сәгать кирәк булса, хәзер без ул урынны 57 секунд эчендә табабыз. 2014 елда электр челтәрләренең кулланышын тәэмин итү өчен юл картасы ясадык. Хәзер шул карта ярдәмгә килә. 4 ел эчендә 270 мең интеллектуаль исәпләгеч куелды. Ул энергия куллануны 5,4 процентка киметте. Шул рәвешле югалтулар да азайды, – диде ул.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Утырышта катнашкан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, тарифларны көйләү системасы һәрдаим үзгәреп тора, дип искәртте. Фикер алышуларга халыкны активрак җәлеп итәргә кирәклеген әйтте.

– Дәүләт комитетына тариф карарларын, инвестиция программаларын кабул итү, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыруны булдырмау буенча ачыктан-ачык фикер алышуны дәвам иттерергә кирәк, – диде Премьер-министр. Шул ук вакытта тарифларны исәп-хисап ысуллары белән генә түгел, ә министрлыкларда булган объектив мәгълүматлар буенча формалаштыру мөһим. Хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өстенлекле бурыч булып тора. Шул ук вакытта җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырып, чыгымнарны киметеп, өзлексез һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтүгә ирешергә кирәк.

Алексей Песошин кайбер район җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итте. Баксаң, районнарда ресурс белән (җылылык, су, газ, электр) тәэмин итүче оешмаларга күчеп бетмәгән милекчеләр бар икән. Бу эшне дә тизләтергә кушты. Шулай ук транспорт хезмәте күрсәтүчеләр арасында да эшен җиренә җиткереп башкармаучылар җитәрлек. Шундыйлар аркасында халыкка хезмәт күрсәтү сыйфаты кими. Алексей Песошин бу өлкәдә дә тарифлар буенча барлыкка килгән сорауларның чишелешен табарга кушты.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X