erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Менә бу ураган!

Өлкәнрәк буын кешеләре 1978 елның июлендә булган ураганны яхшы хәтерли әле. Матди зыяны шактый булса да, анда кеше үлү очраклары булмады. Бәхеткә, гарасат узганда көтүләр дә кайтып өлгергән иде.

Ә менә 1984 елның 9 июнендә Иваново өлкәсендә булган ураган йөз кешенең гомерен өзә,  сигез йөзләп кеше яралана, 620 йорт, 20 мәктәп, 500ләп дача йорты җимерелә.

Совет чорында мондый хәлләр турында язмыйлар иде. Шуңа мондый коточкыч ураганның килеп чыгу сәбәпләре дә билгесез. Бик коры һава торып, аның кисәк алышынуы сәбәпче булгандыр, бәлки.

Шимбә көн була бу. Күпләр табигать кочагына чыга, бәрәңге төбе өя, бәйрәм итә. Һава кинәт бозыла, көчле җил чыга, кояшны авыр болытлар каплый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Горизонтта кара багана пәйда була, мондый хәлне беренче күргән халык шакката. Әлеге багана секундка 100 метр тизлек белән авылларга ташлана, агачлар сына, йортлар җимерелә, кешеләрне, хайваннарны очыртып алып китә. Ике минутта өермә  зигзаглар белән 100 километр мәйданны каплый.

Секундка 100 метр – сәгатькә 360 километр дигән сүз. Бофорт шкаласы буенча бу – 11нче дәрәҗә. 12нче дәрәҗәгә аз гына җитми кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X