erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пермьдагы атыш: «Килмәячәген әйтте ул, мин староста булгач, кисәтеп куйды»

Алты кешенең гомерен алып киткән, 28 кешене яралаган бәндәнең вәхши гамәлләре турында хәбәрне ишетүгә, Казанда 11 майда 175 нче гимназиядәге вакыйгалар кабат күңелне сызып үтте.

(Гөлнар Гарифуллина, Интертат, Казан)

Атучы — 18 яшьлек Тимур Бекмансуров үзе дә Пермь университетының беренче курс студенты булган, юридик факультетта «суд экспертизасы» белгечлеге буенча белем алган.

Шаһитләр сөйләвенчә, атучы бинага бер каршылыксыз үтеп кереп, беренче каттагыларга ата башлаган. Аннары 8 нче корпуста шулай ук төрле якка ата башлый. Студентлар һәм укытучыларның бер өлеше бинадан чыгып кача, аудиториягә кереп бикләнгәннәре куркуыннан тәрәзәләрдән дә сикергән.

Университетның сакчысы җинаятьчене кертмәскә тырышып караган, тик Тимур аны атып үтергән. Аннары аның 30 лап тапкыр атканы билгеле.

соцчелтәрләр
«Бүген килмәячәген әйтте ул, мин староста булгач, кисәтеп куйды»
Студентлар атышның беренче минутларын тасвирлый. «Лента.ру» га сөйләүләренчә, беренче минутларында аудиториядә бикләнеп, ярдәм көтә башлыйлар. Кайбер кабинетларда укытучылар лекцияләрне дәвам иткән.

«Без беренче корпуста идек. Атыш турында „ВКонтакте“ әңгәмәсеннән генә белдек, атышны ишетмәдек. Тыныч кына баррикада корып, парта артына идәнгә яттык», — дип язган укучыларның берсе.

Массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук, Пермь университеты геология корпусында укытучыларны лекцияләрне туктатмавы, ишекләрне бикләмәве турында да языла. «Бездә лекция, укытучыга барыбер. Ул хәтта ишекне бикләмәде. „Бездә лекция, игътибарны читкә юнәлтмибез“, - дип кенә әйтте. Без торып, үзебез ишекне яптык һәм утны сүндердек», — дигән студент кызларның берсе.

Группа старостасы Тимурның курсташларына бүген дәресләргә килмәве турында алдан хәбәр иткәнен сөйләгән. Ул шулай ук Тимурның коралы булуын яшермәгәнен дә искәрткән. «Бүген килмәячәген әйтте ул, мин староста булгач, кисәтеп куйды. Коралы турында әйткәне бар иде. Ул 60 нчы мәктәптә укыды, мин аның белән өйгә кайта идем», — дигән.


«ВКонтакте» Тимурның сәхифәсен япканчы, аның манифестын күпләр укып өлгергән. Анда кешеләргә нәфрәт чагыла. Ул бернинди сәяси максатларны күздә тотмавын, утлы коралга акчаны 10 нчы сыйныфтан бирле җыйганын әйтә. Әгәр коралга рөхсәт ала алмаса, акчаны транспорт йөртү курсларына сарыф итәргә әзер булуын да язган. Ул экстремист булмавын, җинаяте теракт булмавын әйткән.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Сез кайчан да булса үзегезнең кайда яшәвегезне сизә идегезме? Кеше кыяфәтен югалткан алкашлар кибеткә спирт эзләп бара, җәмәгать транспортында карт хашәрәтләр бер-берсенең бугазына ябышырга тора, хезмәт күрсәтү өлкәсендә юньсез бәнәдәр һәм башка кабәхәтләр. Социаль түбән катламда биомусор, ләкин зыялылар да бер биомасса, гәрчә файдасыз яшәүләре өчен ресурслары күбрәк булса да.

Урамда пычрак, чүп-чар, өй тирәсендә күселәр чабыша, һәркайда иске бертөсле хрущевкалар.

Кешеләр белән аралашу һәрвакыт авыр иде, аларның эмоцияләрен аңламый идем. Башлангыч мәктәптә үк кешеләргә тилмерү, газап китерүнең үземә ошаганын аңладым», — дип язып калдырган.

Шикләнелүче коралга рөхсәт алу өчен медицина тикшерүен узган. Башта үзе укыган мәктәпкә һөҗүм итәргә уйлаганын, аннары Пермь университетын сайлаганын да әйткән.

Уку йортында кисәтү системасы эшләмәгәне билгеле.

Ул тоткарлаган вакытта үзен дә атып үтерерләр дип әзерләнгән. Бу план ул уйлаганча ук килеп чыкмаган. Аны атып яралыйлар. Ул шунда ук яраларыннан үлгән дигән дөрес булмаган мәгълүмат та таралган иде.

ЮХИДИ хезмәткәре Константин Калинин экипажы фаҗига урынына беренче килеп җитә. Студентлардан сораштырып, Бекмансуровның икенче катта булуын белеп, шунда менә. Ул Тимурдан коралны ташлап бирелүен таләп иткән, Тимур җавап итеп ата башлый. Калинин да шуннан соң ут ача, Бекмансуровның күкрәгенә һәм аякларына ата...

Дәвамы: Интертат сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X