erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтов: "Күңел тулган чаклар була"

Татар эстрадасының популяр артисты Ришат Фазлыйәхмәтов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Эльмира – үз кешем. Бер-беребезне яратабыз, ышанабыз. Аңа минем үткән тормышым кызык түгел. Аның өчен хәзергесе мөһим", - ди Ришат ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

– Эльмира белән ничек кавыштыгыз?

– Безнең авылда таныштык. Ә аңа кадәр без уртак дустыбыз чакыруы буенча ифтарга баргач күрешкән идек. Эльмирага минем гаиләле булуымны әйткәннәр, тик ул вакытта аерылган идем инде. Шуннан соң Эльмира әнисе белән бер концертта мине күргәч: “Эх, әни, шушы егеткә кияүгә чыксам, миннән дә бәхетле кеше булмас иде”, – дигән. Бу хәлләрдән соң Эльмира апасы белән безнең авылга кунакка кайтты. “Гаиләң кая синең?” – дип сорады. “Балам бар, хатын белән аерылдым”, – дидем. Шулай итеп, Эльмира кунакка кайткан җиреннән миндә калды. Бер ел очрашып йөрдек тә, никах укыттык.

– Улыңа ничә яшь хәзер?

– Улым Искәндәргә 7 яшь. Рус, татар, инглиз телләрендә сөйләшә. Җырлау сәләте дә бар. Ничек кенә булса да, бернигә дә үкенмим. Нәсел дәвамчым –улым үсеп килә, Аллаһка шөкер. Эльмира табып бирсә, тагын бер дәвамчым булачак. Кыз бала тууын да телим. Кызым булса, һичшиксез, әти кызы булачак.

– Эльмира белән танышкач, син үзгәрдең...

– Яңа сулышым ачылды. Спорт белән шөгыльләнә башладым. Хәмер эчмәгәнемә өч ел була. Образым өстендә тулысынча Эльмира шөгыльләнә. Хәтта “прическам” да яңа хәзер.  Образларым башта үземә ошамый иде, сәер кебек тоелды. Халык яратып кабул иткәч, шәп, дигәч, күңелемә май булып ятты. Эльмираның холкы бик көчле. Сүзен турыдан бәреп әйтә. Ул – ут, мин – су. Бик актив, өлгер кеше ул. Гаиләдә мин баш булсам, Эльмира – идарә итүче. Өйдә барлык эшләрне алып бара. Ашарга пешерә, киемнәремне юа, үтүкли. Әти-әнисе дә мине яратып кабул итте. “Теща” җырларымны яратып тыңлый. Бу никахым гомерлеккә булсын иде. Эльмира – үз кешем. Бер-беребезне яратабыз, ышанабыз. Аңа минем үткән тормышым кызык түгел. Аның өчен хәзергесе мөһим.

– Ни өчен аңа “тәтишка” дип эндәшәсең?

– Бервакыт ул миңа: “Җимешка”, – диде дә, мин аңа: “Алайса син тәтишка булырсың”, – дидем. “Нигә тәтишка?”  – ди. “Тәти кыз булганга”, –  дим. Үзенә дә бик ошады. Хәзер инде аңа барысы да “тәтишка” дип эндәшә. Исемен белмиләр дә.

– Аерылган хатынга өйләнер идеңме?

– Юк! Арбалы хатын кирәкми миңа, дип әйткән сүзем бар.

– Күптән түгел бик нык авырып алдың. Ни булды?

– 33 яшьлек туган көн уңаеннан узган концерттан соң бик нык чирләдем. “Ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә алып киттеләр. Система куйдылар, уколлар ясадылар. Ни булганын әле дә белмим. Коронавирус түгел, тестлар тискәре нәтиҗә бирде. Бәлки күз тигәндер...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

– Маңгаеңдагы яра элек юк иде кебек...

– Берничә ел элек коточкыч юл һәлакәтенә эләктем. Рульдә үзем түгел идем. Башыма бик зур зыян килде. Мине үлгән дип уйлаганнар. Узып баручы машина туктап, мине хастаханәгә алып киткән. Маңгайны җиде җирдән тектеләр. Бу яра шуннан калды.

– Быелгы концертларыңда берникадәр алып баручы ролен дә башкарасың. Төрле вакыйгалар турында сөйлисең...

– Сәхнәдә сөйләргә әлегә тел байлыгы да, зирәклек тә җитми. Әмма бөтен сөйләгән сүзләр – булган хәлләр, барысы да тормыштан алынган. Көздән бирле Татарстан район-авылларын йөреп чыктык. Төркемдә барлыгы 13 кеше. Үз авылымда өч көн буе концерт куйдым. Хәзер күп артистлар авылларны онытты. Әмма авыл шәһәрне ашата, авыл халкы гомере буе эшли. Аларның да күңелен күрергә кирәк. Хәзер күп кенә авылларда клублар яңартылган, килеп керүгә якты һәм пөхтә.

– Эстрадада дусларың бармы?

– Юк, чөнки артистларның күбесе икейөзле. Бүген синең белән бертөрле, иртәгә башка кеше янына барып, икенче төрле сөйләшергә мөмкиннәр. Сәхнә артында коллегалар арасында уен-көлке белән сөйләшергә тырышам.

– Ир-атлар еламый, диләр...

– Күңел тулган чаклар була. Мин – эмоциональ кеше. Җыр яки шигырь тыңлаганда, спектакль яки кино караганда күзгә яшь килергә мөмкин.

– Ришат, бу тормышта нинди хыялың бар?

– Сау-сәламәт булырга язсын, тагын балаларым тууын телим. Йорт салып, вертолет алсам – шул җитә.

Әңгәмәнең башын әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rishat-fazlyykhmtov-kel-tulgan-chaklar-bula

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X