erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артуы турында искәртәләр

Юрист Иван Соловьев «Прайм» агентлыгына коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр Россия буенча уртача 3,5-5 процентка артачак, дип сөйләде. РИА Новости шул турыда яза.

Россия Хөкүмәтенең «2022 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә гражданнар тарафыннан кертелә торган түләү күләмен үзгәртү индексларын раслау турында» дип аталган 2021 елның 30 октябрендәге күрсәтмәсе нигезендә, һәр төбәк мөстәкыйль рәвештә коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуның максималь индексларын билгели.

Моннан тыш, Соловьев Россиядә әкренләп торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының максималь өлешен киметү планлаштырылуын әйтте: хәзер ул керемнәрнең 22 процентын тәшкил итә, 2023 елда – 18 процентка җитәргә тиеш. Бүген коммуналь хезмәтләр өчен кеременең 22 проценттан артыграгын бирүче гражданнар субсидия алырга хокуклы, дип нәтиҗә ясады юрист.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-1-iyuldan-torak-kommunal-xezmatlar-ocen-tulau-uzgaru-turynda-iskarttelar-5856549?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X