erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Кираметдинов: «Гаиләбездә барысы да әйбәт булачагына өметләнәм»

Җырчы Руслан Кираметдинов «Интертат»ка интервью бирде. Тормышында булган авырлыкларга карамастан, Руслан бирешмәгән — яңа җырлар иҗат итә, концертлар куярга әзерләнә. (Интертат, Гөлназ Хәбибуллина)

«Урман эше белән балачак хыялын чынга ашырдым»


- Руслан, соңгы вакытта инстаграмда активлашуыңны күзәтәбез. Блогер булуның нинди кыенлыкларын тойдың? 

- Үземне блогер ук дип әйтмәс идем. Видеоларны әлегә үзем өчен, кызык итеп кенә төшерәм. Моңа кадәр инстаграмда утырганым булмады. Урманда эшләгәч, элемтәсе дә шуның кадәр генә иде. Блог алып барырга вакыт та җитеп бетмәде.

- Тормышыңдагы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә язылучыларың да арткандыр.

- Бер-ике ай элек 40 мең язылучым бар иде. Хәзер мине 60 меңгә якын кеше карап бара. Яңа аккаунтым да бар бит әле, анысына 10 мең кеше теркәлде. 

- Пандемия башлангач, урман кисә башлаган идең. Бу бизнеска ничек керештең?

- Дөресен әйткәндә, мин үземне берәр кайчан урман кисү белән шөгыльләнермен дип һич тә уйламаган идем. Бер гаилә дустыбыз үз машинасы белән утын саткан да, «керемле эш» дип мине дә котыртты. «Әйдә, диләнке алыйк та, үзебез кисеп карыйк», — дидем. Шулай итеп, урман сатып ала идек тә, аны үзебез кисеп сата идек. Пермьнән эшчеләр чакырып китердек. Бытовкалар, трактор, КАМАЗ сатып алдык. 

- Кереме булдымы?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Әлбәттә. Кереме булмаса, 40 градуслы салкыннарда урманда эшләп йөрмәс идек. Кайбер көннәрдә соляркага хәтле ката иде.

Мин күбрәк авылда торган бала. Балачагым әтинең туган авылы Менделеевск районы Татар Сарсазы авылында һәм әнинең туган яклары Лениногорск районы Яңа Иштирәк авылында узды. Шуңа күрә андый авыр эшләрнең берсе дә минем өчен ят түгел. Кечкенәдән техникага кызыгып үстем. Бәләкәй вакытта ук КАМАЗ йөртергә, сенаж ташырга хыялланганым истә. Менә бу урман кисү белән балачак хыялын чынга ашырдым — йөк машиналары руле артында үзем йөрдем. Ике елга якын урманда эшләдек.


- Төшемле булгач, нигә әлеге бизнесны яптың?

- Урман бәясе артты хәзер, ә утын бәясе шул килеш калды. Тактага күчмәкче идек, яңа мәшәкатьләре булыр дип, кире уйладык. Сәхнәгә кире кайтырга булдым. Иң яхшысы — күңелеңә якын булган эш белән шөгыльләнү икән.

Әкренләп техникаларны сата башладык. Тракторны алып киттеләр инде. Бытовка белән КАМАЗны гына җибәрәсе калды. Мин бу урманга китеп алуыма бер дә үкенмим, ул миңа файдага гына булды. Ничектер җырдан арган идем. Бераз сәхнәдән ял итеп, кабат яңа сулыш белән кайтырмын дип киткән идем.

- Иҗаттан күңелең кайтуның башка сәбәпләре дә булгандыр. 

- Җырлыйсым килми башлады. Гел ипи ашап тора башласаң, туйдыра бит. Сәбәпләре күп иде инде аның. Эчкә кереп китсәң, әллә ниләр сөйләргә була, әмма ул турыда сөйләшәсем килми.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/showtime/26-11-2021/ruslan-kirametdinov-gail-bezd-barysy-da-yb-t-bulachagyna-metl-n-m-5843766

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X