erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәймиев үз үрнәгендә дәвамчыларын тәрбияли

Әгъзам Гобәйдуллин: Минтимер Шәймиев кабул иткән һәр реформа халык мәнфәгатендә иде

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кабул иткән һәр реформа татарстанлылар мәнфәгате өчен булды. «Татарстан муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Минтимер Шәрипович, һичшиксез, якты, талантлы, чын лидерлар рәтенә керә. Минемчә, Минтимер Шәрипович дәүләт эшлеклесе һәм халык лидерына хас иң төп сыйфатларга ия. Бу, беренче чиратта, үз халкына хөрмәт, кешеләргә карата мәрхәмәт, ә иң мөһиме — туган җиргә ихлас мәхәббәте. Ул кабул иткән кайсы реформаны алсак та, татарстанлылар мәнфәгатендә», — дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул Минтимер Шәймиев белән берничә ел эшләгәнен искәртте. «Үзгәрешләр чорында, республика башлыгы вазифасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстан мәнфәгатьләрен кискен яклады, шул ук вакытта гомумроссиянекеләр белән каршылыкка кермәде. Карарларны кабул итүдә алдынгы карашлы булу, нигезлелек һәм эзлеклелек — аның сәяси зирәклеге һәм сизгерлеге шундадыр, мөгаен», — дип саный Әгъзам Гобәйдуллин.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул Шәймиевнең үз үрнәгендә дәвамчыларын тәрбияләү сәләтен дә билгеләп узды. «Татарстанны тормыш өчен уңайлы урынга әверелдерү эшен дәвам итү буенча фикердәшләр тәрбияләү Минтимер Шәймиевнең зур казанышы булып тора», — диде.

«Минтимер Шәрипович тарафыннан эшләнгән эшләрнең дәрәҗәсен киләчәк буын да бәяләр һәм арттырыр дип ышанам», — дип белдерде Әгъзам Гобәйдуллин.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/18-01-2022/g-zam-gob-ydullin-mintimer-sh-ymiev-kabul-itk-n-r-reforma-halyk-m-nf-gatend-ide-5847402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X