erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб «омикрон» йоктырмас өчен ничек сакланырга кирәклеген әйткән

Чаллыдагы шәхси медицина үзәге табибы Лариса Танова үзенең инстаграм сәхифәсендә коронвирусның яңа штаммы — «омикрон»нан үзеңне ничек сакларга мөмкин булуын сөйләде.

Башта табиб «омикрон» белән ешрак балалар һәм йөкле хатыннар авырый, дип ассызыклап үткән. Шулай  ук инфекция «дельта»штаммына караганда 2,5 тапкыр тизрәк тарала, дип язган. «Омикрон» йоктырган вакытта авыру җиңелрәк узса да (прививкалары булганнар бөтенләй чирләмәскә мөмкин), авыруның авыр формалары барыбер булачак, — дип белдергән Танова.

Шуңа күрә табиб, барыннан да элек, иммунитетны кайгыртырга киңәш итә, бигрәк тә хроник авырулары булган кешеләргә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Кандагы шикәр микъдарын, Ферритин, СРБны тикшерергә. Рационнан баллы ризыкларны һәм ак оннан ясалган азык-төлекне алырга алырга кирәк. Яшелчә, витаминнар кулланырга. Эчәклек эшен тәртипкә китерергә, пробиотиклар кабул итәргә кирәк, — дип киңәш иткән Лариса Танова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X