erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы ташу

Энергетиклар искәрткәнчә, язгы ташу якынлашу сәбәпле, электр энергетикасы объектларын (ЛЭП, ПС, ТП, КТП) су басу ихтималы туа, бу, үз чиратында, электр тогы белән зарарлану куркынычы артуына китерә.

Электротравматизмны кисәтү өчен иминлек чараларын үтәргә кирәк. Су баскан электр энергетикасы объектларына йөзү чараларында якын килмәскә һәм ЛЭП сак зонасында эшләрне килештермичә башкармаска кирәк.
Электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, күбесенчә, кулланучыларның үзләренә, электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә бәйле. Гражданнарга су басу зонасында калган электр тапшыру линияләре яки трансформатор подстанцияләре янында булу яки ЛЭП саклау зоналарында балык тоту катгый тыела. Бу тормыш өчен бик куркыныч!
Сезнең игътибар һәм саклык гадәттән тыш хәлләрне читләп узарга, шәһәр һәм район халкы тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычны булдырмый калырга, энергетикларның энергия объектларындагы зыяннарны юк итү­дә оперативлыгын арттырырга ярдәм итәчәк.
Электр җайланмаларында табылган теләсә нинди зыян – су юдыртып какшаткан багана­лар һәм электр үткәргеч линияләрендә өзелгән чыбыклар, электр җиһазларының су басу очраклары турында 8 800 2000 878 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз (шалтырату бушлай).   

Реклама хокукында

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X