Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 20 елдан артык мәет юып йөрүче Фәнүзә Миңнегалиева: «Кешене җылы сүзем белән җылытырга тырышам…»

    Кукмара районының Адай авылында гомер итүче Фәнүзә Миңнегалиева утынын да кискән, заманында атын да җиккән, айгыр белән үгезне дә тыңлаткан, өйдәге хатын-кыз эшен дә алып барган. Адайга Түбән Кама районының Кызыл Яр авылыннан килен булып төшә ул. Кечкенәдән укытучы булырга хыялланса да, теләге чынга ашмый кала. ("Ватаным Татарстан")

    – Рус телен су урынына эчкән бала идем мин. Хәзер дә яшем җитмешкә җитеп барса да, төнлә уятып сорасалар да, бөтен кагыйдәне беләм. Оныкларга дәрес тә хәзерләтәм, – ди ул. – Мин бит Алабуга педагогия институтына укырга кергән идем. Имтиханны тапшырганда фамилиядәш кыз барлыгын белдем. Ул чакта моның миңа начар якка борыласын уйлап та карамадым. Ә ул яныма килде дә, миңа рәнҗи күрмә, әти белән әни мине укырга кертмәкчеләр, синең билгең минеке булачак, диде.  Аннары белештем: ул укырга килеп тә тормаган булган. Икенче елны имтихан биреп карыйсым калган булган, ә мин бармадым. Шул үкенечкә калды.

    Язмыштан уза алмый Фәнүзә апа. Дус кызы, әйдә, мал табибына укыйбыз, ветеринария училищесына барыйк дигәнгә, каршы килми. Нәкъ шушында укыганда ул булачак ире белән таныша.

    – Укып чыккач, ирем мине үзеннән калдырмады. Җизни белән апа озата килделәр. Җизнәм, Нургали миннән 7 яшь олы булгач, хатын аергандыр, балалы кешедер, дип шикләнде.  Җыйналып, каенаналар йортына кайтып кердек. Шунда нәнә (монда каенананы шулай дип йөртәләр) үзе самавырдан чәй ясый, үзе авылыбыз кызы булмады инде, йөрешергә кодагыйлар  юк, дип сөйләнә. Яшьлек белән сүзләрен ишетмәгәнмен дә инде, – ди Фәнүзә апа.

    Алар ире белән бергә колхозда эшли башлыйлар. Фәнүзә апа олы гәүдәле, көчле хатын була. Әнә шуңа да бер эштән дә курыкмый ул. Сыер да бозаулата, аннан  авыррак эшләрне дә башкара.

    – Нургали белән икәү сыер да бозаулатабыз, үгезләр, дуңгызлар, атлар печә идек.  Әле дә исемдә беркөнгә “Заря” колхозында  20 айгыр печеп кайттык. Ул чакта миңа 21 яшь иде. Кайтып яткач кына эчкә курку керде. Маллар әрәм булмасын дип борчылдым. Шөкер, бар да исән сау иде, – дип искә ала Фәнүзә апа. Баштарак читен булды. Кукмара яклары Чаллыга, Түбән Камага китә торган заман иде бит. Күрше Алан-Оштырмага мал карарга баргач, авыл кешеләре мине кызгана иде. «Чаллы сандугачы» дип йөрттеләр. Чәй эчермичә җибәрмиләр иде.

    Фәнүзә апа озак еллар авылда депутат та булып тора. Авылдашлары аңа әле дә рәхмәт әйтә. Баксаң, кытлык вакытында, кибеттә үзе басып торып, һәр гаиләгә кирәк әйберне бирдерткән була.

    Эшкә  генә батыр түгел, көчле рухлы да була Фәнүзә апа. Сагынам, дип елап утырмый, кияүгә килгәч, матур яшәргә тырыша. Кыскасы, гаиләләре тату яши, арага кеше сүзе кертмиләр. Фәнүзә апа үзе дәү әни булса да, каенанасына әле дә рәхмәтен укый.

    – Каенаналар аяклы йозак бит ул, балакаем. Бергә торган чакларны әле дә сагынам. Башка чыккач, нәнәләр бездән өч өй аша гына иде. Гел бергә булдык. Нургали белән өч бала үстердек. Ике улыбызны бер айда өйләндердек. Яшь аралары ике елга да тулмый. Үзләре, бергә өйләнәбез, дип сүз куешкан булган. Каршы килмәдек инде, – ди Фәнүзә апа.  – Олы улым өйләнеп, туйның икенче көнендә кулын имгәтте. Күршеләр яна башлагач, йөгереп кергән була. Уң кулының нервы өзелеп, әле дә эшләми. Шөкер, икесенең дә тормышы матур.

    Реклама

    Фәнүзә апа гомере буе чигү чиккән. Адайга килгәч, шәл бәйләргә өйрәнә. Ир туганнарының һәммәсенә ни кирәк, шуны чигә. Хәтта ике килененә мендәр тышлары, өстәл япкычлары, сөлгеләр әзерләп куя. Берәр шәл бәйләп бирә. Кызы Фирүзәне кул эшенә өйрәтеп үстерә. Кызы да, әнисе кебек, ирләр эшенә һәвәс булып үсә. Мәктәпкә киткәнче, өч сыер сава, ике үгез карый. Фирүзә ат та җигеп йөри әле. Авылда килене итәргә теләүчеләр күп була аны. Әмма Фәргать исемле егет аны кешегә бирми.

    – Кыш буена чигү чигәм. Язга чыгуга заказлар килә башлый. Безнең якларда әле дә килен сөлгесе йоласы сакланып калды. Кызлар сорап чиктерә. Мендәр тышларына да чират. Кайчак өлгереп тә булмый. Төп йортта яшәсәм дә, чигеп утыра алам, – ди Фирүзә.

    Сүзгә Фәнүзә апа кушыла. Кызымның тормышы шөкер итәрлек, ди ул.

    – Кунак кызы кебек яши. Чыгып китә, кайтып керә. Мин аның үзенә дә, каенана-каенаталы өйдә борчу юк, дим. Рәхмәтле булырга өйрәтәм, – ди ул.

    Фәнүзә апаның тагын бер саваплы эше бар – ул  20 елдан артык мәет юып йөри икән. Ирләргә кәфенлек кисеп бирү дә аның өстендә. Кешене кайгылы вакытында җылы сүзем белән җылытырга тырышам, ди ул.  Авылдашлары да бик хөрмәт итә үзен.  Соңгы елларда  ире Нургали абыйның гына сәламәтлеге какшап киткән. Ике тапкыр инсульт кичергән ир, тәрбияләгәне өчен, хәләленә рәхмәтен укый.

    – Адайдан да матур җир юк. Хәзер минем авыл шушы инде. Иремә мин дә рәхмәтлемен. Начар яшәмәдек, авыр сүз әйтмәде, – ди Фәнүзә апа. – Яратып яшим, кешеләре әйбәт. Үкенерлек итеп яшәмәдем. Тормышыбызга мең кат шөкер итәрлек.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА

    https://vatantat.ru/2022/05/82885/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: