erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3

Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне, куркып, дулкынланып көттем. Ап-ак җәймәләрдә озак сөешеп, назлашып ятарбыз, ул миңа дөньядагы иң матур сүзләрне әйтер диеп хыялландым ("Сөембикә").

(Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-2)

Менә ай яктысында яраткан Рәфисем минем озын толымнарымны сүтә, мин оялып башымны аска иям. Ул минем тубыктан озын ап-ак йокы күлмәгемне салдыра. Аннары чәчләремне көчле бармаклары белән уратып ала да, иреннәремнән шаша-шаша үбә башлый. Үзе: «Кадерлем, Раушаниям, мин бу төнне озак көттем, өзелеп яратам сине!» – дип кабатлый...
 Ләкин иремнең айлы төнне көтеп торырга тәкате калмаган иде, ахры. Мулла никах укып, мәҗлес узуга, парлашып «кияү мунчасы»на киттек. Әби-бабайлардан калган гореф-гадәт буенча, мунча идәннәре сап-сары итеп юылган, эскәмиягә чигүле сөлге җәелгән. Керә-керешкә ирем түш кесәсеннән кәгазь акча алып сөлге астына тыгып куйды. Бу мунча яккан хуҗага бүләк итеп калдырыла.
 Мунча бусагасын атлап керүгә Рәфисне алыштырып куйдылармыни! Ул агач ишекне шартлатып япты да, нәсел үгезе кебек миңа ташланды. Нәрсә булганын аңышмыйча да калдым. Ирем тиз-тиз тунымны салдырып идәнгә ыргытты да көчле куллары белән халатымның изүен тартып төшерде. Бер мизгелдә халат сәдәфләре, өзелгән муенса мәрҗәннәре кебек, сары идән буйлап чәчелде. Рәфиснең күзләре тонган, үзе мир үгезедәй «гыж-гыж» килә. Кулы белән чәч толымнарымны умырып тотып алды да, шәрә гәүдәмне эссе ләүкәгә китереп салды. Мин бүре тырнагына эләккән бичара бәрән кыяфәтендә калдым, ике кулым белән агач ләүкәнең читенә ябыштым, күземнән эре-эре яшьләр атылды: «Зинһар, кагылма, кагылма миңа», – дип ыңгыраштым мин. Бу минутларда ниләр кичергәнемне аңлата да, яза да алмыйм. Шок халәте иде бугай ул. Рәфис әйтерсең минем ялваруымны ишетмәде дә, күрмәде дә. Аңымны җуярлык авырту тойдым. Бу минутларда чарасыз, ялгыз калган мескен идем. Үз кулым белән корган тозакка эләккән чебен булганмындыр. Кычкырсам да беркем ишетмәячәк, коткармаячак. 5–10 минут барган мәсхәрә мәңгелек барган кебек тоелды миңа. Эшен бетергәндә Рәфиснең бите мунча чабынган шикелле кып-кызыл булып чыккан иде, үзе «гыж-гыж» килә. Ул канәгать кыяфәттә, 90 килолы гәүдәсен өстемнән алып торып басты. Бер сүз дә әйтмичә, тазга су салып, миннек парларга тотынды. Минем елавыма игътибар да итмәде ул, юатмады да. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, «кияү мунчасында» никахлы ирем тарафыннан көчләнеп кайттым. Җанымны биләп алган сөю хисе шул көнне ләүкәдәге пар белән очып таралды бугай.
Рәфис яшәгән йортны безнең мунча кебек кечкенә йорт белән чагыштырып булмый шул: юан-юан нарат бүрәнәләрдән салынган. Кухнясы гына безнең йорт кадәр. Кайнана-кайнатаның аерым бүлмәсе, Рәфиснең энесенеке аерым. Безгә кухня янындагы кечерәк бүлмәне бирделәр. Мин чиләккә кайнар су салып, мунчала белән бүлмәбезнең бүрәнәләрен ышкып юдым, шифоньер, шкаф киштәләрен тәртипкә китереп, үзем белән алып килгән киемнәремне, урын-җир әйберләрен урнаштырдым. Яшисе җиребез иркенәеп, матураеп калды.
 Дәвамын укыгыз : http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/iserek-ir-usal-kaynana-beln-gomerem-uzdy-3

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X