erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Кайнанам каргышы төште: «Мәңге ана рәхәте күрмә!»

Мин - 26 яшемне тутырган ялгыз кыз. Көннәремнең берсендә очраклы рәвештә Наил белән таныштым. Ярату һәм яратылу, сөйгән кешемнән сабый алып кайту турындагы хыялларым менә, ниһаять, чынга ашар, дип куандым ("Интертат", Казан, Регина Габдрахманова).

 


Әңгәмәдәшемнең үтенече буенча язма геройларының исемнәре үзгәртелде.

«Мин — 26 яшемне тутырган ялгыз кыз, көннәремнең берсендә очраклы рәвештә Наил белән таныштым, — дип башлады кыйссасын 45 яшьләрдәге очраклы танышым. — Бөтен иптәш кызларымның туйларында күңел ачып, аларның сабыйларын күреп өлгергән 26 яшьлек ялгыз хатын-кыз буларак, мин дә кайчандыр үз кешемне табармын, гаиләле булырмын, сабый алып кайтырмын дигән хыялланган идем.

Ялгыз көе утызга баруым турында көенеп тә, кайгырып та туйдым. Элегрәк һәр иптәш кызымның туена чакыру алган саен ятып үксеп елый идем. Тагын ике дус кызым чыкса, мин берүзем калам, тагын берсе чыкса, бөтенләй берүзем ялгыз кыз булам калам, дия торгач, дус кызларымны кияүгә биреп бетердем. Бер ялгызым калдым.

Каенанам якты йөз белән каршы алмады
Инде бу яшьтә вакыты җиткәч булыр әле, дип үз-үзеңне юату мәгънәсез. Моңарчы яшь, алма кебек сылу, җитез, шук чагымда очрамаган кеше утызга барганда юлда тәгәрәп ятмас инде, дип йөргән көнемдә Наил очрап куйды. Очраклы гына рәвештә 38 яшьлек, ялгыз, моңарчы өйләнмәгән, балалары булмаган, тәрбияле, төскә-биткә чибәр, акыллы ир-ат белән таныштым.


Аралаша, очраша башладык. Тиз арада гашыйк та булдым. Наил дә озакламады. «Ләйлә, без күптән бала-чагалар түгел, сузмыйк, әйдә, кавышыйк», — дигән тәкъдим яңгыратты. Наил Казаннан түгел. Ул туган авылында тора. Наилнең әнисе авыру, урын өстендә. Әнисен карау, тәрбияләү мәшәкатьләре аркасында, бәлки, парын таба да алмагандыр шушы яшенә кадәр. Ул әнисе белән икәү яши.

Миңа Наил язылышырга һәм авылга кайтырга тәкъдим итте. Казаннан авылга авыру анасын карарга кайтырга теләмәгәнсеңдер инде, диярсез. Ә мин бер дә андый юнәлештә уйламадым. Мине авылда тормыш кору да, Наилнең авыру әнисен тәрбияләүдән миңа өлеш тиячәге дә куркытмады. Мин чынлап гашыйк булдым. Наил белән җир читенә дә китәргә әзер идем. Ризалаштым.

Авылга кайттык. Наил мине әнисе белән таныштырды. Рауза апа улын бу яшендә килен алып кайтыр дип көтмәгән булса кирәк. Мине бик якты йөз белән каршы алмады.

Әмма аны аңларга була инде. Урын өстендәге авыру кеше. Килен кайгысы юктыр. Наил мине юатты, «Әни кырысрак холыклы инде, артык игътибар итмә, ул сине кыерсытмас, мин сине кыерсыттырмам», — диде.

Мин дә югалып калмадым. 18 яшьлек нәзберек кыз бала түгелмен бит, яшем дә, тәҗрибәм дә бар. Килешербез әле, дидем. Мин Наилнең йортына хуҗабикә булып килгәч, йорт-җир һәм әнине карау бүгеннән минем өстә. Наил тәмле ашап, юып үтүкләнгән киемнәрен киеп, тынычлап эшенә йөрергә тиеш, ә мин әнине карап өйдә торырга тиеш булам.

Мине яңа вазифам бераз дулкынландырып һәм куркытып торса да, бик бәхетле идем. Минем сөйгән ирем, уртак йортыбыз, киләчәккә планнарыбыз һәм хыялларыбыз бар. Әмма алда мине кайнанам белән якыннан танышу һәм язмыш сынаулары көткән икән…


«Ул хатынны каян табып алып кайттың…»
Наилне иртә белән ашатып, җыендырып эшкә озатканнан соң һәр көн минем өчен яңа сынауга әйләнде. Кайнанам бик авыр холыклы кеше булып чыкты. Мине килгән көнне ничек яратмаса, шулай алга таба да сөймәде. Ул урын өстендәге авыру кеше, ятып кына тора, аны ашатырга, эчертергә, урын-җирен юып алыштырып, астын юешләмәсен яисә пычратмасын дип кайгыртып торырга, даруларын эчерергә кирәк. Бу болай да җиңел эш түгел.

Шуның өстенә, кайнанам нык явыз кеше. Миңа ямьсез сүзләр әйтә, рәнҗетә. Ул кечкенә бала кебек көйсез, үзсүзле, чәүчәләк. Аның көен күпме көйләсәм дә, ничек кенә ярарга тырышсам да, ярап булмый. «Син безнең тормышны җимердең, син килгәнче без шундый бәхетле яшәдек, син монда артык, син минем улымны тартып алдың», — дип миңа каты бәрелә.

Ишетмәмешкә салышам, игътибар бирмим. Өлкән кеше бит инде, авыру, нәрсә әйтмәс, дим. Күңелемә якын алмаска тырышам. Наилнең эштән әйләнеп кайтуын сәгатьләр санап көтеп алам. Ул кайтып кергәч, җиңел сулап куям. Ул булганда миңа бик каты бәрелми. Әмма кечкенә сабый кебек Наилнең игътибарын сорап интектерә. Наилгә тынычлап ашарга, иркенләп юынырга, минем белән үз бүлмәбездә бикләнергә, тынычлап сөйләшеп утырырга да ирек бирми.

Наил өйдә чакта аны янәшәсеннән җибәрми. Җитмәсә, Наилгә: «Ул хатынны каян табып алып кайттың, нигә кирәк ул безгә, ул монда артык, син мине шул хатынга алмаштырдың, ул сине миннән тартып алды, син мине оныттың, бар назыңны, бар игътибарыңны шул чит хатынга бирәсең, чыгарып җибәр аны, китсен, ул монда кирәк түгел», — дигәнен ишетеп торам. Моны ишетү бик читен. 

Наил өчен ул нинди булса да әни шул инде. Ул аңа бер каршы сүз дә әйтми. «Борчылма, әни, ярар, иң мөһиме, син борчылма, яме», — дип кенә юата. Аңлыйм. Үз анасы Наилгә кадерле дә, якын да. Әмма Рауза апа өйдә Наил юкта мине бик нык кыерсыта. Боларны Наил ишетми, күрми. Миңа Наилгә зарлану да читен, артык сүз кузгатмыйм. Сабыр итәргә тырышам. Әмма сабырлыкның да чиге була икән…


pinterest.com
Мин йөкле, мин бәхетле
Бер мәлне үземне начар хис итә башладым. Гел башым авырта, йокы килә, көнозын ятып кына торасы килә, авызыма ризык каба алмыйм. Әллә нәрсә шунда. Авырырга җыенаммы әллә, дип уйладым. Тик көннән-көн хәлем тагын да начарлана төшкәч, табибка барып күренергә кирәк дигән фикергә килдем. Шигем бар иде. Авырга узмадыммы икән дигән уй килеп китте. Наилгә бу хакта әйтми тордым. Төгәл түгел бит әле. Әмма үзем сизенәм. Карынымда сабый йөртәмдер кебек.

Чыннан да, йөкле булып чыктым. Карынымда Наил белән икебезнең мәхәббәт җимешебезне йөртәм икән. Шатлыгымнан еладым хәтта. «Тизрәк Наилгә хәбәр итәргә кирәк», — дип өйгә ашыктым.

Кич җиткәнен, Наилнең эштән кайтып кергәнен түземсезлек белән көттем. Кайтуына табын әзерләдем. Наил кайтып керүгә, башта шатлыгымны яшерергә тырыштым. Эш көне ничек узуы турында сорашкан булдым. Кулларын юып өстәл артына килеп утыруы булды, түзмәдем, әйтеп салдым. «Наил, минем сиңа яңалыгым бар», — дидем. Наил дулкынланып китте. «Нинди яңалык, матурым, берәр хәл булдымы әллә?», — диде. Мин шатлыгымны эчемә сыйдыра алмыйча елап җибәрдем. «Наил, мин йөкле, без әти-әни булачакбыз», — дидем.

Шатлыгыбызны кая куярга белмәдек. Наил мине күтәреп алып әйләндерә башлады. «Без бик бәхетле булачакбыз, мин сиңа вәгъдә итәм, без шундый бәхетле булачакбыз, Ләйлә», — дип кабатлады үзе.

Минем гел җиләк-җимеш ашыйсым килеп торды. Җәй айлары булганга күрә, ашап рәхәтләндем. Баштарак хәлсезлек, күңел болганудан интексәм дә, бу озакка бармады. Хәлем бик яхшы, тәнем җиңел, кәефем яхшы булды. Яхшы тукландым, тыныч йокладым. Әни генә кәефне кырып ятты. Әмма, дөресен әйткәндә, мин бу шатлыгымнан шулкадәр исергән идем, мин хәтта әнинең ямьсез явыз сүзләренә дә артык игътибар итмәдем, бәхетемнән очып йөрдем. Әлегә кыз көтәбезме, малаймы, белмибез. Әмма мин никтер малай дип сизенәм.

Беренче скринингка (УЗИ) бер көн кала Наил белән уйланып утырдык. Малай булырмы, кызмы. Малай булса, Йосыф исеме кушарбыз, кыз булса — Әминә булыр, дип килештек. УЗИда миңа малай була, диделәр. Наил бу яңалыкны белгәч, шатлыгыннан очынып йөрде. «Матурым, улыбыз тугач, Йосыф белән туп тибеп уйнарбыз, мин аны велосипедта йөрергә өйрәтермен», — диеп хыялларга бирелде. Мин Йосыф исемен бик ошаттым. Баламны кулыма аласым, назлыйсым, иркәлисем килде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


pinterest.com
«Картлар йортына илтик»
Әни мине элеккедән дә ныграк битәрли. Юри кыерсыткан кебек, мине елар хәлгә җиткермичә, күңеле булмый. Мин инде каршы эндәшә, үземне яклый башладым. Әмма каршы әйткән саен бәхәс күперә генә. Өйдә көнозын ызгыш. Мин бу борчылулар сабыема зыян салмаса гына ярар иде, дип теләп йөрим.

Бер төнне йоклаган җиребездән әнинең ыңгырашканыннан, кычкырганыннан сискәнеп уяндык. Калтыр-колтыр утларны кабызып, әнинең бүлмәсенә чаптык. Рауза апа ятагыннан егылып төшкән. «Үләм, үләм, мине үтереп туктыйлар, бу хатын мине үтереп туктый, бу хатын мине җәзалый», — дип берөзлексез кычкырып, бәргәләнеп ята.

Котыбыз алынды. Наил караватына күтәреп салды, тынычландыра торган дарулар эчереп, юатып йоклатып җибәрде. Мин таңга кадәр тынычлана алмыйча яттым. Сабыемны мондый тынгысызлыкта күтәреп йөртә алмам, мондый борчылулар зыян китерер, моңа башка түзә алмам, сабырлыгым бетәргә тора, дигән уйлар белән Наилнең иртә белән уянганын көттем. Бу хакта җитди итеп сөйләшергә уйладым.

Наил мине сабыр итик инде, дип юатты. «Әни бит, мин аны өйдән чыгарып ташлый алмыйм, Ләйлә», — диде. Минем түзәр чамам калмады диярлек шул инде. Түздем бит инде. Түзә алган кадәр түздем. Ичмасам, үлеп тә китми бит, котылыр идек, дигән коточкыч уйлар керә башлады хәтта башыма. Үземне алга таба сабыр итәргә, түземле булырга күндердем. Әмма сабырлыгым озакка җитмәде…

Кайнанамның битәрләвенә түзәр чамам калмагач, беркөн минем башыма бер уй килде. Мин Наилне Рауза апаны картлар йортына илтеп урнаштырырга күндерергә булдым. Наил башта тартынды. «Кеше ни дип сөйләр, ояты ни тора, исән кешене юк итәргә тырышкан кебек бит, котылдылар, дип сөйләрләр. Күпме яшисе калгандыр, сабыр итәр идек инде», — диде.

«Син бит көне буе эштә, кичен генә аны күрәсең, ишетәсең. Мин көннәр буе аның белән, Наил. Көен көйлим, ямьсез сүзләр кычкырып ятканын тыңлыйм. Көне буе рәнҗетә бит ул мине, түзәр чамам калмады», — дидем моңа җавап итеп.

«Хәзер балабыз туа, аны тынычлыкта матур итеп тәрбияләп үстерергә кирәк. Мин бала карарга тиеш булам, тагын бер бала — әниеңне карый алмам, Наил. Илтик картлар йортына, зинһар, аңа да яхшырак була, безгә дә», — дип үтендем.

«Юлыңа шул очрамаган булсамы…»
Наил сүземне тыңлады. Әнисенә кичтән йомшак кына итеп бу хакта хәбәр итәргә тырышты. «Әни, тиздән Ләйләгә бала табу йортына китәргә вакыт җитә. Мин эштә, Ләйлә бала табу йортында чакта сине карар кеше булмый, картлар йортына илтеп торабыз сине беразга», — дип башлады сүзен.

«Анда җылы, якты бүлмәләр, танышып сөйләшер өчен карчык һәм картлар бар, тәмле ашаталар. Сине анда яхшы караячаклар, дәвалаячаклар. Мин белешеп кайттым, борчылма, син анда рәхәттә торырсың, әни. Мин сине Ләйлә балабыз белән өйгә кайткач кире килеп алырмын, яме, әни», — дип ышандырды.


pinterest.com
Мин икенче бүлмәдән тыңлап утырдым. «Килеп алмыйсың инде, шунда илтеп ташлыйсың син мине, котылу чарасы тапкансыз, Ләйлә уйлап тапкандыр инде. Шул хатын килде дә тормышыбызны җимерде, шул гына гаепле барысына да. Син бит мине беркайчан да рәнҗетмәдең, кечкенәдән минем яраткан улым булдың. Без синең белән шундый бәхетле яшәдек. Син миннән беркайчан да баш тартмас идең, мин беләм. Барысына да Ләйлә генә гаепле, бары тик ул гына. Әй, шул очрамаган булса юлларыңда, улым, ничек бәхетле яшәр идек без сине белән. Син Ләйлә әйткәнгә илтеп ташлыйсың инде мине, беләм», — диеп ярсыды Рауза апа.

Күзләремнән яшь атылды. Тешләремә юрган читен тешләп, шыпырт кына еладым. Үзем аңлыйм, без әллә ни зур җинаять тә эшләмибез бер яктан, аңа анда үзенә дә тынычрак була. Балабызны алып кайткач, минем аңа вакытым да, игътибарым да җитмәячәк бит. Ә Наилгә тагын да күбрәк эшләргә туры киләчәк. Аны кем карар иде?

Без бары тик аңа да, үзебезгә дә тормышны җиңеләйтү ысулын таптык. Икенче яктан, үзем менә-менә ана булырга торгангамы, күңелем әрнеп тора. Ана кеше бит ул, Наилне кеше иткәнче күпме көч, күпме тир түккәндер, күпме күз яшьләре агызгандыр, купме йокысыз төннәр уздыргандыр.

Үз балаң беркөн шулай синнән баш тартса, син дә аңламас идең, син дә рәнҗер идең, дип үземә-үзем сөйләнәм. Әмма бу карарыбыздан без баш тартырга уйламадык. Наилгә күз яшьләремне күрсәтмәдем. Иртәгә әнине илтеп урнаштырабыз да, яңа тыныч тормыш башлыйбыз. Ниһаять, ирем белән икәү генә тынычлап көн һәм төннәребезне үткәрербез, сабыебыз белән очрашуга әзерләнербез, балабызны алып кайтып әти-әни булу рәхәтен татырбыз. Йортыбызда нәни бала тавышы яңгырар, өйдә тынычлык, мәхәббәт, иминлек урнашыр, дигән уйлар белән йокыга талдым.


pinterest.com
«Мәңге ана бәхете күрмә!»
Иртә белән әнинең әйберләрен җыеп, букчаларга тутырдым. Әнине юындырып, чиста киемнәргә киендереп куйдым. Наилгә иртәнге аш ашатканнан соң, ул әнине алып китәргә тиеш иде. Наилне аш бүлмәсендә өстәл корып утырттым да, әнине җыендыра башларга кереп киттем. Бер сүз дә дәшәргә кыймадым, тын гына башына юып үтүкләп куйган ак яулыкны бәйлим дип үрелдем.

Әни шул мәлне уң кулымны беләзек турыннан шап итеп эләктереп алды. Җыерчыклы, кытыршы кулы мине бик каты итеп кысып тотты, мин куркудан «аһ» итеп куйдым хәтта. Күземә төбәп карады да, «Мәңге ана бәхете күрмә!» — диде. Башка бер сүз дә әйтмәде. Кулымны җибәрде.

Минем башым әйләнеп киткәндәй булды, күз алларым караңгыланып, тыным кысылгандай итте. Әни бүлмәсеннән чыгып йөгердем. Наилгә белдермәдем. Бу хакта сүз кузгатмадым. Ни сөйләгәнен аңлап сөйләми инде ул, шаша ахры инде, әле үз акылында да түгелдер. Карт, авыру кеше нәрсә әйтмәс, дидем дә, тынычланып, җыендырып, машинага алып чыгып утыртып озаттым. Наил Рауза апаны картлар йортында калдырып кайтты.


pinterest.com
Бу хәл берәр атна гел уемнан чыкмады. Искә алмаска тырышкан саен исемә төшеп интектерде. Уйладым да йөрдем, уйладым да йөрдем шуны. Йөкле хатын-кыз буларак, мин моны күңелемә артык якын алдым. Искә төшкән саен елыйсы килеп тик тордым. Бераздан, шулай да, онытылды.

Тиздән сабыебыз дөньяга туа дигән рәхәт уйлардан Наил дә, мин дә куанышып йөргән чак. Очып кына йөрибез бәхеттән. Әнинең бүлмәсен сабый өчен бүлмә итеп ясарга карар кылдык. Иске караватны чыгарып ташладык, челтәрләрне салдырып алдым. Ап-ак яңа челтәрләр алып кайтып элдем. Сабыйга иң матур, иң яхшы караватны алып кайтып куйдык.

Бүлмә инде улымны гына көтә. Әлегә буш торган карават янына килеп, карават төбенә карап, сабыемны күз алдыма китереп, аңа назлап дәшәм. Шулай озак-озак басып торам. Тиздән очрашабыз инде, сабыем, дип, карыныма кулымны куеп сыпырам. Наил дә сабырсызлык белән көтә. Карыныма яңагын терәп: «Улым, чык инде, без әниең белән сине шундый көтәбез», — дип сөйләшә. Бу көтү шундый татлы иде. Шундый рәхәт.

«Баламны таптым, ләкин ул аваз салмады…»
Бер төнне, гадәттәгечә, иремнең җылы кочагына кереп ятып йокыга талдым. Әмма йокым бик тынгысыз булды. Бу төнне миңа шулкадәр куркыныч төш керде. Куркынычтан бигрәк сәер иде ул. Мин аны аңламадым. Ләкин ул миндә бик каты тынгысызлык һәм курку хисе уятты.

Төштә мин сабыебызга әзерләп куйган бүлмәгә килеп керәм, анда сабыйның караваты янәшәсендә әни басып тора. Мин бик каты каушап, куркып киттем. Карават эче, баксам, буш иде. Мин тиз генә кулларым белән карынымны капшарга керештем, әмма эчем тип-тигез. Тулырак: https://intertat.ru/interview/27-11-2021/kaynanam-kargyshy-t-shte-m-ge-ana-r-h-te-k-rm-5843910

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X