erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Хатынымның хыянәтен белеп яшәве бик кыен... Нишләргә?

Ун ел элек тормышымда чибәр кызны очраттым. Дөньяга булган уртак карашлар, максатлар безне кавыштырды дисәк тә була ("Шәһри Казан").

 

Безгә бергә рәхәт иде. Алисә белән ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Бер елдан балабыз туды. Бик көттем улым тууын. Бәхетем эчемә сыймады, хатынымны тагын да ныграк ярата башладым. Алисәгә бөтен эшендә ярдәм иттем – керләрне дә юдым, ашарга да пешердем, бала белән урамда йөрдем, төннәрен дә күтәреп чыга идем. 

Аннары тагын бер улыбыз туды. Шулай итеп, Алисә биш ел декретта утырды. Бар да яхшы иде, мәхәббәте дә, назы да булды, матур яшәдек.

Тик хатын эшкә чыккач, мәхшәр башланды. Без еш сүзгә килә башладык, бер-беребезне аңлау бөтенләй бетте. Яз көне ул миннән читләште, ызгышу түгел, сөйләшми үк башлады. Бераздан бер ир-ат белән чуалуы турында белдем. Ялгыш смсларын күреп алдым. Тик тавыш чыгармадым. Тыныч кына утырып сөйләшкәннән соң, ул читтәге мөнәсәбәтләрне өзәргә вәгъдә бирде. Тормыш җайланган сыман булган иде, берничә атнадан Алисә тагын читләште. Сөяркәсе белән кушылуын аңлап алдым. Бу юлы мин аңа аерылышырга тәкъдим иттем. Тик ул каршы килде, янәсе мине генә ярата.

Хатынымның хыянәтен белеп яшәве бик кыен иде. Мин аны гафу иттем, ләкин йөрәгем бу хәлгә бик нык сыкрады. Нәтиҗәдә без психологка бардык. Теләгебез – гаиләне саклап калу иде. Психолог киңәше буенча, балаларны әти-әниләргә илттек, Алисә Мәскәүгә ял итәргә китте, ә мин берүзем өйдә калдым. Шушы вакыт эчендә мин хатын-кыз затын күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Ябыктым, тамактан ризык үтмәде.

 

Реклама

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алисә кайтты. Әмма йөзендә моңсулык бар иде. Тагын утырып сөйләштек. Баксаң, ул сөяркәсен сагына икән! Коточкыч! Моны белгәч, үземә урын таба алмадым. Ун ел яратышып яшә дә, ниндидер бәндә тормышыңның астын өскә китерсен әле! Барып йөзен җимереп кайту теләге көчле иде. Ләкин хатынның да гаебе юк түгел, дигән уй мине туктатты.

Хәзер инде аерылышсак та, мин әзер. Балалар гына кызганыч. Ни дисәң дә, балаларга үз әтисе белән үз әнисе кирәк. Хатын һаман сөяркәсен сагынып яши. Үзе әйтүенчә, аны да түгел, ә эмоцияләрне сагына.

Бу хәлләрне анализлыйм да, уйлап куям – бәлки гаеп үземдәдер? Кайда, кайсы урында кителде соң тормыбышыбыз?!

Фото: pixabay.com

Айрат К.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/khatynym-khyyant-itte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Андый хатыннан сезгэ аерылырга кирэк,ул барыбер сезгэ хыянэт итэчэк.Яратса алай эшлэмэс иде,значит анда сезгэ карата бернинди дэ хис юк.

    2
    X