erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Әҗәле чакыргандыр» - Сабада кич утырырга киткән 18 яшьлек Динар буада батып үлгән ("Интертат", Гөлназ Хәбибуллина)

Ямьле көннәре күңелне сөендерсә дә, җәйнең ут-күз, суга бату кебек хәвеф-хәтәрләре дә җитәрлек. 25 июнь киче Саба районы Кече Шыңар авылында яшәүче Хөсәеновлар гаиләсенә коточкыч зур хәсрәт алып килә. Әти-әнисенең йөрәгенә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт салып, кадерләп үстергән уллары, нәсел дәвамчылары Динар суга батып һәлак була.

Яшьлек – юләрлек дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Әти-әнисеннән кич утырырга дип рөхсәт сорап чыгып китсәләр дә, яшь-җилкенчәкнең күңеле маҗара эзләмичә каламы соң! Бу кичтә Динар дуслары белән күрше Миңгәр авылы буасына су керергә төшеп китә. Вакыт соң булу да, көннәрнең шактый салкынча торуы да туктатып калмый аларны. Буа уртасында йөзеп йөрүче салны алып чыгып, сөйгән кызларын шунда утыртып йөртмәкче була яшүсмерләр. Үзләренә күрә кызык ясамакчы булсалар да, әлеге идеяләре 18 яшьлек Динар өчен аяныч тәмамлана. Аяк-кулларын көзән җыерып алган егет дуслары күз алдында су астына төшеп китә. Аны коткарырга дип ташланган бер дус егете су тозагыннан көчкә котылып кала...

«Буада су коену тыела»

Авыл халкы сөйләвенчә, Миңгәр ягындагы чиста сулы буаларны шыңарлылар да, күрше-тирә авыл яшьләре дә күптәннән үз итә икән. Тимершык авыл җирлеге башлыгы (Миңгәр авылы шушы җирлек составына керә) Айдар Хаҗиев Миңгәр территориясендә унсигезләп күл булуын, әмма аларның берсендә дә су коенырга ярамавы турында әйтте.

Барысы да бер меценат хисабына булдырылган ясалма күлләр. Алар тирәсенә су коенырга ярамавы турындагы билгеләр куелган инде. Коенучыларга штрафлар салып йөргәннәре дә бар, әмма барыбер бөтенесен дә күзәтеп бетереп булмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Динар баткан буа авыл уртасында урнашкан, тирәнлеге 6 метр тирәсе. Анда балыкчылар кереп балык тота торган зур сал бар. Ул, гадәттә, яр буендагы берәр агачка бәйләп куела. Ләкин су коену сезоны җитү белән малай-шалайлар төшеп, ычкындырып җибәрә дә, сал эчкә кереп китә. Бу егетләр килгәндә сал буа уртасында йөзеп йөргән. Алар аны алып чыкмакчы булганнар, - дип аңлатты ул.

Дәвамын укыгыз https://intertat.tatar/news/suga-batkan-kece-synar-egete-dinar-xosaenov-turynda-aale-cakyryp-kitergander-5853790

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X