erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Миңа плевать, минем хатын булачак и точка!.." (бер гаилә тарихы)

Бу хәлләр турында миңа Чаллы кешеләре сөйләгән иде. Мин бары тик теркәп кенә куйдым. Яшьлек мәхәббәтем калды, яшьлек мәхәббәтемә кияүгә чыксам яки өйләнсәм, бәхетле булыр идем, дип хыяллана кеше гомере буе. Алай булмый ул гел. Менә сиңа бер мисал ("Шәһри Казан").

 

- Телисеңме, мин сиңа хатын-кызның башын ничек бер ай эчендә бутарга мөмкин булуы турында сөйлим? 
Минем каршыда утырган иллеләрне узган ир шулай дип куйды. Хатын-кызның башын әйләндерү әллә ни кыен эш түгел дигән уй йөземә чыкты бугай, ул:
- Бу – нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнлеген әйтеп булмый торган очракларның берсе. Бер хәдис тә бар бит әле: «Сез яхшы дип уйлаган нәрсә, ул, чынлыкта, сезгә хәерле түгелдер. Сез начар дигән нәрсә, ул сезгә хәерлеседер». Шулайрак бугай. Сөйлимме?  

Мин, әлбәттә, тыңларга әзер идем. Һәм ул сөйләгәннәрне дә бер үзгәртүсез җиткерергә булдым. Исемнәрне генә үзгәрттем.
- Кыскасы, минем сеңелем бар.  Сеңелем дип, ике туган инде, двоюродная. Бик чибәр, бик уңган кыз иде, көнендә дүрт чиләк җиләкне эх тә итмичә җыя. Шуннан аңла уңганлыгын.  Бу – туксанынчы еллар. Алып килдем мин моны үзем эшләгән заводка, агрегатныйга урнаштырдым.  Кызлар эшли торган урын түгел инде, мин әйтәм, бераз шәһәргә ияләнгәч, үзең карарсың аннары. Сеңелкәшнең Илфар исемле егете бар иде, ике елдан артык йөргән иделәр инде. Ул да килде шәһәргә. Боларның инде хәлләр өйләнешүгә таба бара. 

Илгизәр исемле елан кебек үткен иптәшем бар иде эштә. Бергә цехта эшли идек. Каратэ белән шөгыльләнә бу. Көндез заводта эшли, кичләрен бер ресторанда вышибала булып йөри. Яңа заман җилләре исә башлаган вакытлар иде, моның борыны җил уңаен бик тиз сизеп алды.

Шулай бер көнне завод эчендә каядыр барабыз. Күрәм: сеңелкәш бер кыз белән цехка кереп бара. Илгизәр бер генә карады:
- Кечерәге минем хатын булачак! – диде.
- Окстись, Илгизәр, - минәйтәм. – Минем сеңелкәш ул. Аның инде туй күлмәкләре, балдаклары алынган.
- Миңа плевать, - ди бу. – Минем хатын булачак и точка!
Мин моны шаяру дип уйладым бит әле башта. Ну, малай, китте шул көннән соң прессинг! Андыйны гомеремдә күргәнем юк иде. Сеңелкәшнең эштән киткәнен генә көтеп тора, яхшы машинада килеп төшә, минсиңайтим. Көн дә бер букет. Үзенең карарлык җире дә юк. Ир-ат буларак шулай әйтәм әле мин моны, ә кыз-хатынга бөтенләй котсыз күренә инде ул. Ә сеңелкәш белән кечкенәдән бергә үстек без, садиктан бирле бергә тагылып йөрдек. Бик якын дуслар, кыскасы. Бер-беребездән серләр юк. Чибәрлеген әйткән идем инде, Абдуловның хатынына охшаган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Шамил, нишлим соң хәзер? – ди бу. – Миңа аяк та атлатмый бит ул. Икенче сменадан чыкканда, Илфар бармаса, каршы ала башлады бит». 
- Ничек инде ул алай, - дип сүз кыстырам тыныч кына тыңлап утырган җиремнән. – Егете иманын укытмадымы?
- Какуй! – ди әңгәмәдәшем. – Каратэ белән шөгыльләнә. Илфардан ике тапкыр буйчанрак, бөтереп кенә ала бит ул. Шәһәр тулы бандит дуслары. Аны түгел, мине дә, бергә эшләгән күптәнге дуслар булсак та, бар дип тә белми. 

Шуннан нишләргә? Мин сеңелкәшне саклап йөри башладым хәзер. Ул абыйсы янына күчте, тулай торакта тормаска булды. Кая саклап бетерәсең инде? Минем дә эш сменалы. Бер атна-ун көн үткәч, сеңелкәш елап килмәсенме?
– Булмый, Шамил, чыга алмыйм мин хәзер Илфарга, нишлим? - ди бу.
– Туй күлмәкләрен илтеп бир, - минәйтәм. – Акыллы егет ул, аңлар, - дидем инде.
Үзем дә сөйләштем Илфар белән.
– Яратсаң, җибәр син аны, - дидем. 

Шулай эшләде инде. Һәм менә хәзер тыңла инде син шуннан соң ни булганын. Кияүгә чыкты бу хәзер теге маймыл кебек ямьсез, үзеннән сигез яшькә олырак Илгизәргә. Анысы заводтан малосемейка алды да:
– Заводыгыз үзегезгә булсын, - дип, таксовать итә башлады. Сеңелкәш самогон ясый, бергәләп саталар. Шулай бизнеска кереп китте болар. Квартира сатып алдылар. Кызлары туды. Аннары ике бүлмәле квартираны дүрт бүлмәлегә алмаштырдылар. Бизнеслары бара. Шуннан шул. Мин сиңа нәтиҗәсен генә әйтәм. Кызлары дүрт тел белә: урыс белән татар теленнән тыш, кытай белән инглиз телен дә өйрәнде. Ике югары белеме бар. Үзеннән унбиш яшькә олырак нейрохирургка кияүгә чыкты да хәзер Америкада яшәп яталар

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/mia-plevat-minem-khatyn-bulachak-i-tochka-ber-gail-tarikhy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X