erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Репродуктолог белән интервью: «Татарстанда һәр алтынчы гаилә бала алып кайта алмый»

Баласызлыкның нинди сәбәпләре була? Нинди очракта ЭКО программасына һәм суррогат әниләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк? Бүген әлеге юнәлештәге донорларга ихтыяҗ зурмы? Шулар хакында табиб, акушер-гинеколог, репродуктолог Наталья Юрьевна Капицкая белән сөйләштек ("Интертат",Казан,Рамилә Нотфуллина).


Наталья Юрьевна, репродуктолог кем ул? Нәрсә белән шөгыльләнә?

Безнең бурыч — балага узган хатын-кызларның йөклелеген тикшереп тору, планлаштыру. Аннан соң, җитлекмәгән йөклелек була, аның сәбәпләрен ачыкларга тырышабыз. Хатын-кызларның бәбигә уза алмавының сәбәпләрен дә тикшерәбез. Шушыннан чыгып, дәвалау эше алып барыла. Дәвалау чараларыннан — ЭКО, ягъни өстәмә репродуктив технология чаралары ярдәмендә бәбигә узу мөмкинлеге дә каралган.

Татарстанда репродуктологлар күпме?

Казанда миллионлаган кеше яши. Сыйфатлы медицина белән дан тоткан шәһәр бу. Шулай да, репродуктологлар күп түгел. Без бер-беребезне яхшы беләбез. Йөзгә танымасак та, исемнән таныйбыз.  

Әлеге һөнәргә ия булу өчен югары белемле табиб булырга кирәк. Акушер-гинеколог һәм УЗИ тикшеренүе белгечлекләре буенча сертификат иясе. Алга таба эш алып бару өчен Мәскәү яки Санкт-Петербург шәһәрләрендә өстәмә репродуктив технологияләр буенча профессиональ белем алырга кирәк. 


Наталья Юрьевна, үзегезнең репродуктологиягә килүегез нәрсәгә бәйле?

Мин башта акушер-гинеколог булып эшләдем. Бервакыт хатын-кызларны авыруларыннан дәвалаганнан соң, бәбигә узарга ярдәм итәр өчен белемем җитмәгәнен, укырга кирәк икәнен аңладым. Шул вакыттан алып мин даими рәвештә белем арттырам. Хәзерге заманда югары технологияләр бер урында тормый, алар гел алга чаба. Шуңа күрә белемне яңарттып тору, арттыру мөһим дип уйлыйм.   

Бәби алып кайтырга теләгән, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында алып кайта алмаган гаиләләр күпме? 

Россия буенча карасак, бала алып кайтырга теләгән, әмма булдыра алмаган гаиләләр байтак. Аларның статистикасы һәр регион буенча аерым исәпләнә. Әмма барысында да бер үк диярлек саннар — барлык халыктан 17,2%тан алып 24%ка кадәр кеше. Татарстан да шушы диапазонга керә. Республикабызда яшәүче һәр 6-7нче гаилә ниндидер сәбәп аркасында бала алып кайта алмый. Моңа ир дә, хатын да гаепле булырга мөмкин. 

Бәбигә уза алмаган хатын-кызлар аеруча бик еш очрый. Аларның кече оча органнарында еш кына ялкынсыну була, шуның аркасында аналык көпшәсендә үткәрмәүчәнлек авыруы килеп чыга. Эндометриоз яки гәүдә авырлыгы артык зур булу аркасында, калкансыман бизнең үз вазыйфасын начар үти башлавы һәм башка төрле эндокрин үзгәрешләр күзәтелгәнгә күрә, хатын-кызның күкәйлекләре үсми башлый, нәтиҗәдә, бала алып кайта алмыйлар. 

Шулай ук беренче баласын 38-43 яшьләрдә генә апып кайтырга җыенган хатын-кызларга зур игътибар бирәсем килә. Хатын-кыз әлеге яшькә җиткәндә аның җенси органнары күәте инде бераз кими. Шуңа күрә, ЭКО ярдәме белән бәбигә узу да авырлаша. 

Соңгы вакытта бала тудыруга сәләтсез булган ирләр дә еш очрый башлады. Ир һәм хатын икесе дә бәби алып кайта алмаган очраклар да күп. Алар җәмгыятебезнең 30-40% өлешен тәшкил итә.

Табиб-репродуктологка кайчан барырга? Ашыгырга кирәкме?

Бу соравыгыз өчен мин сезгә аеруча рәхмәтле. Чөнки бу бик актуаль әйбер. Әгәр 12 ай дәвамында даими рәвештә, сакланмыйча җенси тормыш алып барыла, ә балага узып булмый икән, репродуктологка күренергә вакыт җиткән, димәк. 35 яшьтән узган хатын-кызлар өчен бер ел көтеп тормасалар да ярый, 6 ай узуга күренергә кирәк. 

Аннан соң, репродуктив өлкәгә кагылышлы органнарга операция ярдәмендә дәвалау планлаштырылган очракта, хатын-кызларга операция алдыннан репродуктологка күренеп алырга киңәш итәр идем. Кызганыч, кайбер очракларда операциядән соң хатын-кызларга донор ярдәмендә генә булышырга кала. Әйтик, эндометриозны дәвалаганда, операция ясалган очракта, хатын-кызларда күкәйлекләр калмаска мөмкин. Нәтиҗәдә, донор күкәйлекләре белән эшләргә кирәк. 

Сезгә күбесенчә кемнәр, ничә яшьтә, кайчан мөрәҗәгать итә?

30дан алып 44 яшькә кадәр булган хатын-кызлар аеруча күп килә. Аларның инде берникадәр тормыш тәҗрибәсе бар, югары белемгә ия, тотрыклы рәвештә югары хезмәт хакы алып эшлиләр. Бик сирәк кенә булса да, арада 25-30 яшьлекләр дә очрый. 25 яшькә кадәр килүчеләр инде бөтенләй сирәк.


pixabay.com/ru
Сез аларга ничек ярдәм итәсез? Нинди тикшеренүләр билгелисез? Башка табибларны узарга кирәк буламы?

Беренче тапкыр килгәндә без алар белән бик озак сөйләшеп утырабыз. Кимендә бер сәгать. Бездән ярдәм сорап килгән хатын-кыз турында мәгълүматны ачыкларга тырышабыз. Кечкенә чакта ул нәрсә белән авырган, аның нинди хроник авырулары бар, операцияләр ясатканы булганмы, күремнәре ничек килә, алдан авырга узганы булдымы — шулар ачыклана. Аннан соң табиб хатын-кызны карап чыга да УЗИ тикшеренүе үткәрә. Шушылар нәтиҗәсендә дәвалау планлаштырыла. 

Әйе, өстәмә табибларны узмый мөмкин түгел. Чөнки организм бит ул тулы бер система, аны төрле яклап тикшереп чыгарга кирәк. Эндокринолог, терапевт, уролог, маммолог, гематолог, диетолог, кардиологларны узарга кирәк. Сирәк кенә булса да, нейрохирург белән онкологка да тикшертәбез.

Нинди очракларда ЭКО билгеләнә? Ул ничек уза, катлаулы процедурамы?

Әгәр дәвалану курсларын узып та, хатын-кыз балага уза алмаса, башка чара юк икән, аңа ЭКО программасын узарга киңәш ителә. Ул берничә этаптан тора. Беренчесендә без препаратлар ярдәмендә фолликулалар үстерәбез. Әлеге куыкчыкларда күкәйлекләр өлгерә башлый. Әнә шулай овуляциягә стимул бирелә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче этапта исә, әле өлгереп җитмәгән күкәй күзәнәкләрен җыябыз да, эмбрилогия лабораториясенә тапшырабыз. Биредә күкәй күзәнәге ата җенес күзәнәге белән килеп кушыла. Моны башкару өчен ир-ат шул ук көнне махсус рәвештә орлык сыекчасын тапшырырга тиеш.

Өченче этапта инде чыккан эмбрионнарның һәрберсен аерым савытта 5 көн дәвамында инкубаторда тотабыз.

Дүртенче этапта әлеге эмбрионны хатын-кызның аналыгына күчерәбез. Калган эмбрионнарны бозылмасын өчен махсус шартларда саклыйбыз. Йөклелек булмаса яки бу гаилә тагын бала алып кайтырга теләсә, әлеге эмбрионнарның яңадан кирәк булуы ихтимал.

ЭКО программасы озак еллар дәвамында югары технологияле, нык катлаулы медицина ярдәме булып саналды. Бүгенге көндә әлеге технологияләр югары дәрәҗәдә оештырылган. ЭКО белән шөгыльләнүче медицина оешмалары югары токлы җиһазлар белән җиһазландырылган. Алар ярдәме белән эмбриолог эше шактый кими. Эмбрионны саклау, ризык белән тәэмин итү шартлары анада булган шартларга нык якынлаштырылган. Инкубатор кирәкле температура, РН нормасы һәм газ составын үзе билгели.

Әнә шул рәвешле, ЭКО бу өлкәдә эшләгән хезмәттәшләрем өчен артык катлаулы процедура түгел. Ләкин әлеге хезмәт эмбриологлар, табиблар, медицина персоналы, администраторлардан бик зур игътибар һәм тәҗрибә таләп итә. 


pixabay.com
ЭКО программасы нинди шартларда уза? Бушка ясатырга мөмкинме?

Хәзер республикабыздагы күп кенә клиникалар дәүләт гарантияләре программаларында катнаша. Аның нигезендә гаиләләрнең ЭКОны бушка, медицина полисы буенча үткәрә алу хокукы каралган. Дөрес, аны 9 ай — 1 ел дәвамында көтәргә кирәк. Әмма бу программага әзерлексез кереп булмый. Шуңа күрә чират килүен көткән арада, әзерләнергә вакыт җитә. Программа үтү алдыннан кайбер кешеләргә гәүдә авырлыгын киметергә, җитмәгән витаминнарны эчәргә, матдәләр алмашын яхшыртып җибәрергә, авыруларны дәваларга кирәк булырга мөмкин.

Әгәр ЭКО программасын бушка узасыгыз килсә, гинекологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Һәм шунда ук репродуктологка барырга киңәш итәр идем. Республика буенча комиссия хатын-кызның документлары нигезендә аны ЭКО программасын бушка үтәргә хокуклы дип таба. Кулына чиратта тора дигән кәгазь тоттыра. Шушы вакыттан алып без әлеге ханымны үзебезгә чакырабыз һәм программага әзерлек эшен башлап җибәрәбез. Гаиләләрнең ЭКО программасын чиратсыз гына, үзләре түләп үтү мөмкинлеге дә бар.

Татарстанда ЭКО ярдәмендә бала алып кайткан гаиләләр күпме?

Төгәл санны мин сезгә әйтә алмам. Әмма шунысын билгеләп үтәсем килә, һәр хатын-кызның бала алып кайтуы үзенчә. Әйтик, узган айда гына да бездә икесе ике төрле очрак булды. Ике хатын-кыз бәбигә уздылар. Берсе — 12нче тапкыр ЭКО ясатканнан соң. Икенчесе — иң башта алып калган эмбрионнарны кулланып, ЭКО ярдәмендә менә инде 3нче баласын табарга җыена.

ЭКО ясату — 100% балага узу дигән сүзме?

Югары технологияләрнең даими үсешенә карамастан, 100% очракта да нәтиҗә яхшы булачак дип әйтеп булмый. Россиядә уртача алсак, ЭКО ярдәмендә 33-37% очракта гына балага узалар. Казан кебек эре шәһәрләрдә әлеге сан тагын зуррак — 40-45% тәшкил итә. Ә ЭКО ясаткан 15-20% хатын-кыз төрле сәбәпләр аркасында йөклелекне югалта. Калганнары исә, исән-сау гына сәламәт бала таба. 

ЭКО программасына әзерләнгән арада үзләре балага узган очраклар буламы?

Андый очраклар еш булып тора. Без моңа бик сөенәбез.


pixabay.com/ru
Наталья Юрьевна, бала алып кайтырга теләге зур булган, ләкин үзләре булдыра алмаган гаиләләргә нәрсә киңәш итәр идегез? Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга? ЭКОдан ничек курыкмаска?

ЭКО программасыннан куркырга кирәкми. Аны үтү өчен ЭКОның нәрсә икәне белән танышырга, төгәл мәгълүматлы булырга кирәк. Бу мәгълүматны инде белгеч кенә бирә ала. Гаиләләрне кабул иткәндә ЭКО турында булган, халыкта киң таралган мифларны еш ишетәбез. Ул мәгълүматны тыңламаска һәм белгеч фикеренә колак салырга чакырам. Кайчагында психолог, психотерапевтка бару да бик файдалы. Алар да ярдәм итә ала.

Донорлар турында да сөйләп китсәгез иде. Кем донор була ала? Донор материаллары кайда, ничек саклана? Сезгә донорлар кирәкме?

Ир-ат һәм хатын-кызларның донор күзәнәкләрен без үзләренекен файдаланып булмаган орчакларда, шулай ук ир яки хатынның ниндидер нәсел авыруы булса гына кулланабыз. Күкәйлекләр доноры булып 35 яшькәчә сәламәт хатын-кыз була ала. Ул аноним һәм аноним булмаска да мөмкин, әйтик, апа — сеңел килә ала. Барлык донорлар да тикшеренү узарга тиеш. Донор күкәйлекләре яңа гына алынган һәм криоконсервация ярдәмендә сакланган була.

Ирләр белән хәлләр әзрәк катлаулырак. Аларның донор материалы кулланыр алдыннан саклану чараларын узарга, 6 ай торырга тиеш. Ирләр дә тикшерү уза, шулай ук аноним һәм аноним булмаган рәвештә киләләр. Ир-ат һәм хатын-кызларның җенси күзәнәкләре ЭКО юнәлешендә эшләүче клиникаларда саклана. Бездә бу материал озак тормый. Ә болай алганда еллар гына түгел, дистә еллар дәвамында да сакланырга мөмкин. Ул үз сыйфатын югалтмый. Шунысы бар, донор күкәй күзәнәге, донор орлык сыекчасы һәм суррогат ананы берьюлы кулланырга ярамый. 

Бүгенге көндә без донор материалларын үзебездә дә саклыйбыз, коллегалардан да алабыз. Һәр гаиләнең үзенең күңеленә ошаган, үзләренә ошаган донорны сайлау мөмкинлеге бар. Әлеге мәгълүмат донор картасында саклана.

Хатын-кыз күкәйлекләренә ихтыяҗ зур. Чөнки хатын-кызлар инде үзләренең күкәйлекләре җитештерелми башлаган чорда, олыгая башлагач киләләр. Шуңа күрә донорлар һәрвакыт кирәк. Гадәттә, хатын-кыз донорлар әлеге күзәнәкләрен сатып бирә.

Донор ирләрнең орлык сыекчасына ихтыяҗ тагын да зур. Әлеге материалны үзе генә яшәүче, әмма бала алып кайтырга теләгән хатын-кыз да куллана ала. Әнә шул сәбәпле аңа ихтыяҗ арта. Донор материалын кешеләр үз хисабына сатып ала. Тулырак: https://intertat.ru/news/health/03-01-2022/reproduktolog-bel-n-intervyu-tatarstanda-r-altynchy-gail-bala-alyp-kayta-almyy-5845225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X