erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Яратмадым... гомерем буе яратмадым сине...

Мирза карт соңгы сулышын ала иде. Карчыгы моны сизде, йөрәге үрле-кырлы сикерсә дә, тыштан тыныч кына кабул итте. Аннан башка озак яшәмәячәген аңлый иде ул. (Шәһри Казан, Лилия Гайнуллина)

Ә ничек? Мирзасыннан башка бер көн дә үткәргәне юк бит аның, аннан башка ничек яшәргә?..

Вакыт узу белән хисләр сүрелә дип кем әйтә ала соң? Ышанмагыз, берни дә суынмый.

Таныш, шул чаклы күңелгә якын тавыштан башка яшәүне күз алдына да китерү кыен. Гомер буе бергә иңне-иңгә куеп яшәү шаяру түгел. Алтмыш ел буена шатлыгын да, кайгысын да бергә үткәрделәр.

Ничек ул аны ялгызын гына теге дөньяга җибәрә алсын, ди? Монда үзе генә ялгызы калсынмы? Ни өчен? Ни өчен яшәргә соң? Мирзасыннан кала яшәү юк.

Карчык уйларына чумып сандыкны актарырга кереште, чыгарган бар әйберләрен өч төрле өемгә ыргыта үзе.

Монысы балаларга, төсе итеп искә алырлар. Боларын якын туганнарына таратачаклар, ә бусы, иң кечкенә өемен үземә калдырам, ахирәтлеккә киткәнче, өсләренә карап алырмын.

– Кадрия, Кадрия, – картының зәгыйфь тавышын ишетте ул.

– Киләм, Мирза, хәзер, – диде карчык карты яткан бүлмәгә ашыгып.

– Уяндыңмы, әтисе? Әйдә соң, тавык шулпасы пешеримме, әллә коймакмы, син яртканча, атланмай белән?

– Кадрия, – дип кабатлады карт ишетелер-ишетмәс тавыш белән, гүя, күзләре белән түшәмгә карап кемнедер эзли иде ул.

– Монда мин, Мирза, монда, – Кадрия әби кайчандыр көрәк кебек зур, ә хәзер ябыгып, бөрешеп калган картының кулын үзенең салкын кулына алды. – Мин синең белән.

– Кадрия, гафу ит... гафу ит мине... – диде карт өзек-өзек тавыш белән.

– Син нәрсә, ниткән сүз, ди бу, – карчык картының кулын катырак кысты..

– Мин бит сиңа яратып өйләнмәдем, – диде карт акрын гына. – Ахмак... Ул көннәрне кире кайтарыр идем дә, бар да башкача булыр иде, Кадрия...

– Ярар, Мирза. Яратмадың түгел, яраттың, әмма үзеңчә яраттың. Югыйсә, синең белән алтмыш ел гомер итәр идекме? Син нәрсә инде... – диде Кадрия әби күз яшьләрен кул чугы белән сыпырып.

– Кадрия, балалар...

– Кайталар, Мирза, кайталар, барысына да хәбәр иттем, Мирсәеткә дә, Тәлгатькә дә, Сәеткә дә, Сәлимәгә дә. Кичкә таба барысы да кайтып җитәчәк, йоклап ал, ә мин тавык шулпасы әзерлим.

– Кирәкми, – дип пышылдады карт. – Кулыңны бир, минем белән утыр, гафу ит, Кадрия.

– Мин үпкә тотмыйм, Мирза, ачуланмыйм да. Син мине гафу ит, мин сиңа нык ябыштым, яшь чакта артыңнан калмый йөрдем. Җүләр чак бит. Сине башкаларга бирәсем килмәде. Ә, бәлкем, мин ябышып чыкмасам, тормышың башкача булыр иде, бәхетле булыр идең.

– Юк, Кадрия, – диде карт, башын чайкап. – Юк, гомер китабыбызга шулай язылгандыр, күрәсең...

Картның күз читеннән кайнар күз яше тәгәрәп төште дә җыерчыклар эченә кереп югалды.

Кичкә таба балалар җыелды, үзләре дә шактый олы яшьтә инде алар. Карчык үз-үзенә бикләнгән.

Мирсәетләренең чәченә чал кергән. Аңа килешеп тора үзе. Ул дәрәҗәле кеше, төпле фикерле, бала чагыннан ук шундый булды. Югары уку йортларның берсендә профессор, галим кеше, Мәскәүдә яши.

– Мирсәет, улым, синең чәчләреңә дә чал кергән, – дип сыйпады чәчләреннән әниләре.

– Әни, еллар үзенекен итә. Мин инде бабай, син карт әни булганыңны онытмадыңмы? – дип көлемсерәде улы.

– И-и улым, ничек инде. Әнә фотографияләренә карап кына торам.

– Тәлгать, энекәй, балыкка барып киликме әллә? – дип эндәште олы абыйлары уртанчыларына.

– Әйдә соң. Әни, ярыймы? – Тәлгате әнисенә күтәрелеп карады.

– Барыгыз, җилкенеп кайтыгыз! – диде карчык, елмаеп.

– Әти, ярар инде, җитәр сиңа сузылып ятарга, – монысы инде Сәете – уллары арасында иң кечесе. Яшьрәк күренер өчен диптер, джинс чалбар кигән, төз гәүдәле, ябык, кояшта каралып беткән.

Сәет зур корабльдә эшли, төрле илләр буенча йөри, әтисе белән әнисенә төрле илләрдән әйберләр җибәрә, ә картлар аннан файдаланмыйча, кара көнгә калдыра.

Карт зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя – нидер әйтергә тели, ахрысы. Сәет һәрвакыт аның иң яраткан баласы булды, Мирзаның үзе кебек үк шаян, шат күңелле.

– Сәет, улым, балаларым, Мирсәет Тәлгать... Ә Сәлимә кайда соң? – дип тезеп китте Мирза карт.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин монда, әти, – бердәнбер кызлары Сәлимә туганнары арасыннан чыгып әтисе янына чүгәләде. Әнисе сыман ябык, чандыр гәүдәле ул.

– Кызым, гафу итегез мине, балакайларым...

– Син нәрсә, әти?

– Әти, җитәр... – дип Мирсәете дә әтисе янына чүгәләде.

– Кичерегез, – дип пышылдады карт. – Яратып бетермәдем, гел салкын булдым сезнең белән...

– Булды, әтисе, – карчыгы бертуктаусыз шыңшый иде.

– Сезнең ярдәмдә без кеше булдык, балаларыбыз да әни белән сез бергә салган сукмактан бара. Син тор. Әнә Тәлгать мунча түбәсен алыштырасы ди, Сәлимә әни белән пилмән пешерә, – Мирсәете әтисе кулын кысты.

Карт елмаеп куйды.

Ул озын гомер кичерде.

Гомер буе үзе яратмаган кеше белән яшәгәне өчен үкенде.

Сөйгәне янына барырга батырчылык итмәде. Тәрәзә янында таптанып тора да китеп бара иде.

Нәрсә һәм кемне көтте? Кем белә, бәлки, үзе сизәр, чыгар да, килеп кулыннан тотып алыр, дип уйланылгандыр, өмет иткәндер.

Кичке уенга чыккач та, күзгә-күз карашып алалар, якында гына утыралар, йөрәк дөп-дөп тибә. Ни өчен бер генә тапкыр да өенә чаклы озатмадың? Карап торды бит Тәзкирә сиңа күзен дә алмыйча. Менә юләр инде син Мирза...

Көтте, аларга таба күпме сукмак юлын таптады. Һәм менә табылды кыю егет, биюгә дә чакырды, өенә кадәр озата да барды һәм тиз генә өйләнешеп тә куйдылар.

Мирза да аларның туенда бәйрәм итте. Түр башында менә елап җибәрердәй булып кәләш утыра. Үзе Мирзадан күзен алмый. Их, дип уйлады Мирза, урларга да, үзләренә алып кайтырга кирәк иде. Юк инде, сөйгәненең күзенә карады да, башын иде егет. Үзенең булдыксызлыгыннан гарьләнеп өенә кайтып йоклады. Менә шулай Мирза үзенең соңгы һәм беренче мәхәббәтен югалтты.

Кадриягә дә кызмача баштан өйләнде, чөнки кыз аның авызына карап тора, артыннан калмый йөри иде. Мирзаның үзен яратмавын дә белде. Гомер буе салкын йөрәкле кеше белән яшәде, аннары инде балалар таралгач, Мирза үзенең Кадриясеннән башка яши алмавын аңлады. Яшьлеген харап итүе өчен дә оят иде аңа.

Кинога баралармы, концертка, яки кунаккамы Мирза һәрчак бераз алдарак, ялгызы гына бара. Ә Кадрия арттан калып бара.

Ә бит аның да ире белән җитәкләшеп, барысы да күрсеннәр, әнә Мирза белән Кадрия килә, дип сөйләгәннәрен ишетәсе килә иде. Әмма беркайчан да алар турында алай сөйләмәделәр, Һәрчак Кадрия аерым, Мирза аерым. Алар хәтта кунакта да бергә утырмадылар. Ә хатын аны ярата иде.

Мирза үзенең хисләре турында бер генә тапкыр булса да Кадриягә белдермәде, сиздермәде дә. Яшибез бит, балалар үсә, тагын ни кирәк дип

саный иде ир. Балаларга да салкын булды ул. Аларны туендыра, ашата-эчертә. Җиткән-булган, янәсе.

– Кадрия, – карт әкрен генә эндәште.

– Без монда, аш бүлмәсендә, хәзер тавык шулпасы кертәм, яме, – диде карчыгы.

– Юк, юк, утыр. Тиздән китәм мин.

– Син нәрсә, әнә малайлар мунча түбәсен карый, Сәлимә белән пилмән пешердек.

– Әҗәл вакыты җитте, Кадрия... гафу ит, барысы өчен дә. Син уйлама, мин сине гомерем буе үземчә яраттым, белдермәсәм дә, син мине гафу ит, – диде Мирза карт җиңел сулап. – Синең сулышыңны тоеп яшәдем, синең белән яшәдем, боларны сиздермәгәнем өчен гафу ит, Кадрия, кичер... – шунда картның күзләре мәңгегә йомылды.

– Мирзааа, – карчыкның тавышы бөтен йорт буйлап ишетелде, аннан кайтаваз булып урамга, бөтен авылга, басуга, елгага агылды, һәркемнең колагына барып җитте, яралы кешенең кычкыруы, ачыргалануы ишетелде. – Мирза-а-а, китмә, калдырма мине. Синнән башка ничек яшим мин?..

– Әни, әни, тынычлан, әнкәй. Табиб, табиб чакыртыгыз, әнинең хәле начар, – Сәлимәсе әнисенә дару төймәсе каптырды. Әмма ул гына йөрәк авыртуын баса димени.

Карчык барысын да төшендәге сыман үткәрде: Мирзасын җирләүне дә, өйләр юуны, өчесен дә. Һәм урын өстенә егылды.

– Мирсәет, Тәлгать, Сәет, Сәлимә, балаларым. Туктагыз, китми торыгыз, яңадан кайтасы булачак. Мин дә озакламыйм, борчылмагыз. Әтиегез белән безне гафу итегез... Сезне башлы-күзле итү өчен тырыштык.

– Әни, – ди кызы идәнгә ятып елады, – минем белән китәрсең, миндә яшәрсең...

– Юк, кызым. Әтиеңә күкләрдә миннән башка начар, аның белән китәм...

Мирзасының җидесе көнне карчык мәңгегә күзләрен йомды...

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yaratmadym-gomerem-bue-yaratmadym-sine-gyybrt-chen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X