erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Үзебез бу вакытта кунакта идек, кайтсак өебез урынында күмер хәрабәсе генә калган»

Питрәч районы Шәле авылында яшәүче Рәдиф Гыймадиев хуҗалыгында кичке алтыларда янгын чыгып өйләре, гаражы, ике машинасы, бөтен каралты-курасы, тавык-чебеше янып бетә. ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина)

“Карак алса – берне ала, ут алса – бетереп ала”, – дип белми әйтмәгән борынгылар. Янгын мәйданы 100 квадрат метр тәшкил итә. Гыймадиевларның берәмтекләп җыйган малы санаулы вакыт эчендә янып көлгә әйләнә. Гараж эчендәге ике машина, ихата...ут телләре уйнаклап йорттан башка каралты-курага күчә. 

— Ул көнне Лаешта кунакта идек, - дип сөйләде безгә Рәдиф, - Балалар да минем белән. Янгын чыгу турында энем шалтыратып әйтте. Уртанчы кызым нәкъ шул көнне өйдә калырга теләгән иде, аны уятып алып киттек үзебез белән. Аллаһы Тәгалә саклаган инде. Галәмәт булган дип сөйләделәр безгә, берничә минут эчендә ут телләре бөтен өйне камап алган. 

Янгын урамдагы баганадан чыккан, анда электр чыбыгында кыска ялганыш булган, дигән белгечләр Рәдифкә. Ул янып килеп өйгә кергән, шуңа бик тиз янып киткәндер дип фаразлана. Күршеләр, авыл халкы белән дә дус-тату яши Гыймадиевлар. Төрле яклап ярдәм иткәннәр аларга, кием-салым да биргәннәр. 

— Бу йортта дүрт кызым белән дус-тату яшәдек. Бер ел элек хатыным белән аерылышкан идек. Балалар минем белән калды,- -ди Рәдиф, -  Олысы Энҗегә 20 яшь. Икенчесе Язгөлгә 15 яшь, Диләрәгә  14 яшь, Әдиләгә 10 яшь. Сөбханалла. сокланып туя алмыйм аларга, идеаль балалар. Барыбыз да диндә, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Алар минем өчен юанычым да, таянычым да. Янгын Аллаһы тәгаләдән бирелгән бер сынау, сабыр булырга кирәк. Хәзер яңа йорт төзү турында уйлыйбыз. 

Хәзерге көндә йортсыз, җирсез калган Гыймадиевлар шул авылда яшәүче дәү әнисе белән дәү әтисендә торалар. "Кызыл әтәч"тән калган күмер хәрабәләрен дә авыл халкы белән бергә сүтеп, җыештырганнар. Хәзер әлеге гаиләгә яңа йорт төзү өчен күпме көч, чыгымнар кирәк булачак. Кем күпме булдыра ала, ярдәм итсәк иде. Бәлкем, кием-салым белән булышучылар да табылыр. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аллаһы Тәгалә һәммәбезне дә фаҗигаләрдән, кайгылардан, шундый авыр сынаулардан сакласын иде.

Ярдәм итү өчен реквизитлар: 7 939 388-33-72 номеры Энже Рәдифовна картасына (Сбербанк) беркетелгән. 

Фотолар: Энҗе Гыймадиева

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/zebez-bu-vakytta-kunakta-idek-kaytsak-ebez-urynynda-kmer-khrabse-gen-kalgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X