Реклама
Бүген, 7 гыйнварда Арча Укучылар сараенда яшь шахматчылар көч сынаша. 2002-2012 елгы балалар районның "Иң яхшы шахматчысы" исеменә дәгъва кыла. Бу - икенче ел рәттән уздырылучы ярышның беренче этабы. Ярышлар дүрт этаптан тора: калганнары язгы каникул чорында, май аенда була һәм көзге каникул вакытында нәтиҗәләр ясалып, абсолют җиңүчеләр билгеле булачак.